|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2023 Фаҗига
![]() Кытай гирляндасыннан чыккан янгында ике бала үлгәнКичә Мәскәүнең Библиотечная урамында күпкатлы йортта чыккан янгында 9 һәм 4 яшьлек балалар янып үлгән. Янгын чыкканда балаларның әниләре өйдә булмаган. Коткаручылар янган фатирдан балаларны һәм аларның әтиләрен алып чыга алган, әмма соңрак алар газ белән агуланудан дәваханәгә алып барганда үлгәннәр, медиклар аларны коткара алмаган. Йорттан шулай ук 30лап кешене эвакуацияләгәннәр. Һәлак булган балаларның әнисе белән психологлар һәм табиблар эшли. Балаларның 48 яшьлек әтисенең тәненең 10% пешкән. Агуланудан авыр хәлдәге ир реанимациядә ята.
“Саксызлык буенча кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьэше кысаларында әлегә беркемгә дә гаепләү белдерелмәгән.
Янгын чыгуның төгәл сәбәбе янгын-техник экспертизадан соң ачыкланачак. Әлегә янгын Кытайда җитештерелгән Яңа ел гирляндасындагы кыска ялганыш сәбәпле чыккан, диләр. Гирляндага ут кабып, ялкын тәрәзәдәге штораларга күчкән, дип фаразлыйлар.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|