|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2023 Мәдәният
Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланган фестиваль узачак
27 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Түбән Новгород шәһәренең «Буревестник» кинотеатрында (Коминтерн урамы, 244) татар халык иҗаты төбәкара фестиваль-концерты була. Программада Түбән Новгородның иҗат коллективлары; Түбән Новгород өлкәсенең татарлар күпләп яши торган районнарыннан килгән иң талантлы коллективлар чыгышы; фестиваль кунаклары әзерләгән иң яхшы номерлар каралган. Фестивальгә Марий Эл Республикасыннан, Мәскәүнең татар мәдәни үзәгеннән күпсанлы кунаклар һәм артистлар, Татарстан Республикасыннан атказанган артистлар килә, дир хәбәр итә "Татар-Информ" МА. Фойеда милли тәм-томнар дегустациясе, халык уеннары һәм биюләре; татар мәдәниятен белү буенча интерактив оештырыла; милли баш киемнәрендә фотога төшәргә мөмкин. Керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|