|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2023 Шоу-бизнес
Равил Галиев: "Буе озын булмаган кеше картаймый инде"Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев гаиләсе белән Тукай районы Әҗмәкәй авылында гомер итә. — Авыл, җир, бакча үзенә тартты, — ди Равил. — Үз йортыбыз белән торгач, төзүче дә, бакчачы да булдык. 30 сутый җир, рәхәтлән генә. — Бер дә үзгәрмисең кебек?
— Балалар гына үсеп буй җитте, ә без һаман шул килеш, бер дә үзгәрмибез шикелле. Буй-сыным гел шулай тора. Нәселебездә таза кешеләр юк. Аннан, буе озын булмаган кеше картаймый инде (көлә). Туклануга килгәндә, ит һәм балык ризыкларын үз итәм. Табында ни бар, шуны ашыйм. Гаилә белән чәй эчәргә яратабыз. Аны әзерләгәндә, төрле үләннәр салабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|