|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2023 Сәясәт
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев вафатТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булды. Аңа 69 яшь иде. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. «Мин тирән кайгы хисе белән хәбәр итәм, <...> үз халкының патриоты Илшат Газыйм улы Ганиев безнең арадан китте. Якты хәтер!» - дип язган муниципаль берәмлек җитәкчесе.
«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Илшат Ганиев белән хушлашу көне һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
Илшат Ганиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре иде.
Соңрак билгеле булганча, Илшат Ганиев белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрьдә, сәгать 9да ТР Дәүләт Советы бинасында узачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 49 нчы утырышында хәбәр итте.
Фото: Михаила Афанасьевның телеграм-каналыннан
--- |
Иң күп укылган
|