поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.11.2023 Шоу-бизнес

Римма Ибраһимова: «Күп кенә җырларны тыңлый да алмыйм»

ТАССРның халык артисты, кабатланмас моң иясе Римма Ибраһимова белән очраштык. Балтач районы Түбән Кенә авылында туып-үскән җырчының тормыш юлында бәхетле һәм бәхетсез мизгелләре шактый булган икән.

- Авылда туып-үскән балаларның балачаклары да охшаш, хезмәт белән сугарылган. Әти-әниләрегез кем булып эшләде, Римма апа? 
- Әни – укытучы, әти хәрби хезмәткәр иде. Аңа армиядән соң, сугышка китәргә туры килде. Әти Бөек Ватан сугышының дәһшәтен бик иртә татыган, Аллаһка шөкер исән калган. Әти-әниләрне язмыш күп сынаган инде. Әти хәрби булгач, һәрвакыт төрле шәһәрләргә күченергә туры килгән. Аларның иңнәренә балалар кайгысын күрү дә төшкән. Себер якларында яшәгәндә балаларын да югалтканнар. Әти-әни бу вакыйгаларны авыр кичерә. Әни туган якларга китә, әти исә хәрби хезмәтен тәмамлагач кына кайта. Әти-әниләр соңгы көннәренә кадәр ярдәмләшеп яшәделәр. 
 
- Гаиләдә ничә бала булдыгыз?
- Исән калган дүрт бала идек. Алсу апам бар иде. Ул укытучы һөнәрен алып, яхшы гына эшли башлады, гаилә корды. Көтмәгәндә авырып китте. Бакыйлыкка иртә күчте, ике баласы ятим калды. Бу хәл тагын әти-әни өчен сынау булды. Энем Шамил дә исән түгел инде. Бертуганнардан сеңлем Рилә генә исән-сау.

- Мәскәүдә уку бәхете дә елмайган сезгә. Бу хәлләр ничек килеп чыкты соң?
- Казанга тарих факультетына укырга керергә килдем. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыдым, шуңа күрә имтиханны да “5”легә бирдем. “Мине укырга алалар”, - дип шатланып йөргәндә, институттан хат килде. Экзамен кәгазьләре югалган. Гап-гади авыл баласы бит, ул вакытта уку йортына барып, имтихан нәтиҗәләрен эзләргә батырлыгым җитмәгән. Шул вакытта Казаннан балаларны сайлап алып, Мәскәүдә укыта торган конкурс турында ишеттем. Бу бәйгене оештыруга филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов көч куйды. Мин аңа бик рәхмәтле. Якын дустым: “Римма, син дә катнаш әле”, - дип әйтте. Бик курыксам да, комиссия әгъзаларына җырлап күрсәттем. Гел көтмәгәндә бәхет елмайды. Клара Хәйретдинова, Рабига Сибгатуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов һәм башкалар белән Мәскәүгә укырга кузгалдык. Имтихан кәгазьләре югалу хәерлегә булган. Язмыш биргән мөмкинлекләрне вакытында тоеп, кулланырга кирәк. 

- Мәскәүдә каласыгыз килмәдеме?
- Безне бик белемле кешеләр укытты. Вокалны бөтендөньяга танылган Георгий Виноградов өйрәтте. Безгә бию, сәхнәдә үзеңне дөрес тоту сабакларын да бирделәр. Укытучыларыбыз бик таләпчән иде. Әти-әниләр дә янда булмагач, иркәләнеп утырып булмады. Бөтен көчне җыеп, эшләдек. Мәскәү белән бик җылы хатирәләрем бәйле. Ул – яшьлегемнең бер мизгеле. Чит илдән килгән артистларның концертларына чакыру бирәләр иде. Мәдәни чараларга рәхәтләнеп йөрдек. Без бик бәхетле булдык, филармония стипендия түләп торды. Иҗат юлыннан үсә башлагач, күлмәкләр тектерергә ихтыяҗ туды. Акча эшләр өчен, үзебез яшәгән кунакханәнең ашханәсе белән сөйләшеп, савыт-саба юдык. Беркайчан югалып калмадык. Ике ел рәхәтләнеп укыдык. Без Мәскәүдә калу турында уйламадык та. Үзебезнең Казаныбыз бар бит. Туган җиреңдә чыгыш ясау аеруча рәхәт.
 
- Сез Г.Тукай исемендәге филармониядә эшләгән дәвердә Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова да актив иҗат итә иде. Көндәшлек зур булдымы?
- Аларны шатландырып без кайтып төштек инде (көлә). Илһам абый, Әлфия апа, Флера апа белән бернинди көнләшү булмады. Аларның үз тамашачысы бар иде. Мәскәүдә укыган төркемебездән бер труппа төзелде. Безнең арада җырчылар, биючеләр, сүз осталары да булды. Төрле шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөрдек. Себер якларында чыгыш ясаганда суыктан аяк киемнәребезнең табаннары ярылганы хәтеремдә әле. Бөтен дөньяны күрдек дисәң дә була. Труппа белән 3 елга якын эшләдек. Аннан солист буларак үсеш ала башладым. Гомумән, мин көнче кеше түгел. Ул вакытта җырчылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр ныклы иде. Без гастрольләрдән соң, якын туганнар кебек күрештек. 
 
- Яңа буын артистларына тәнкыйть әйткәнегез юк. Ни өчен?
- Сәхнәдә чыгыш ясаучылар тәнкыйтьне яратып бетерми инде. “Сеңлем, мин әйткәнчә эшләп кара әле”, - дип киңәш кенә бирәм. Һәркем тәнкыйтьне кабул итмәскә дә мөмкин. Без сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта бер-беребез белән чыгышлар турында фикер алыша идек. Ә хәзерге артистларга тәнкыйть әйтсәң, тавыш күтәрергә дә мөмкиннәр. Һәр заманның үз моңы, үз җыры икән. Бүгенге эстрада белән кызыксынмыйм. Күп кенә җырларны тыңлый да алмыйм. Элек композитор – көй, шагыйрь шигырь язды. Без җырларны худсоветка башкардык. Хәзер артистлар ирекле. Кем ничек тели, шулай концерт оештыра ала. Ә без филармониядән хезмәт хакы алып эшләдек. Бөтенебез дә тигез булдык, шуңа күрә дә начар уйларыбыз, ызгыш-талаш булмады.

- Репертуарыгызда мәхәббәт темасына багышланган җырлар күп. Аларны башкарганда нәрсә күз алдына китерәсез?
- Мәхәббәт җырын башкарам дип кенә кылану дөрес түгел. Тамашачыга җырны “ай-һай” килмичә генә дә җиткереп була. Тавыш белән эшләргә кирәк. Кайбер урында тынычрак, икенче урында тавыш ныграк булырга тиеш. Тавыш ул уен коралы шикелле. Аның белән идарә итәргә зарур. Әлбәттә, җырлаганда хисләрсез булмый. Сәхнәдә эчтәлек сөйләргә кирәк түгел.

- Тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз?
- Мәскәүдә таныштык. Ул цирк көллиятен тәмамлады. Безнең дәресләргә дә килде. Ирем филармониягә эшкә урнашты. Мин укуны тәмамлап кайтканда ул инде эшли иде. Аннан бергә труппа белән чыгыш ясадык. Озак та үтмәде, башлы-күзле булдык. Үзебез дә сизми калдык. Икебез дә филармониядә эшләгәч, балалар күрше әбиләр белән калдырырга туры килде. Күңел елады, тик аларны үзебез белән гастрольләргә алып бара алмадык. Әбиебез бик әйбәт иде. Аңа балаларны ышанып калдырдык.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»