|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2023 Шоу-бизнес
Илназ Минвәлиевнең улы армиягә киткәнҖырчы Илназ Минвәлиев тормышындагы яңалыклар белән уртаклаша. Кече улы Ильясны армиягә озатканнар икән. — Оренбург өлкәсенә китте, хәрби-космик гаскәрләренә эләкте. Быел 20 нче гимназияне тәмамлады. 19 яшь. Чакыру кәгазе килгәч тә: “Әти, барам”, — диде. Ул кечкенәдән спортта. Һәм физик, һәм рухый яктан чыныккан. Чын солдат үстердек. Балаларыбыз дус-тату, бәла-казасыз хезмәт итеп кайтсыннар. Догада торабыз. Очрашкан кызы бар. “Көтәм”, — дип озатып калды. Анысы үзенә бер матур мизгелләр.
--- |
Иң күп укылган
|