|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2023 Криминал
Браконьерларны эзлиләрБашкортстанның Борай районында законсыз рәвештә ике пошины аткан браконьерларны эзлиләр. Хайваннарның түшкәләрен Яңа Шилек авылында яшәүче кеше тапкан, ата пошиларга якынча 2-3 яшь булган. Ул бу хакта Экология министрлыгына хәбәр иткән. Ау ресурсларына салынган зыян 480 мең сумнан бәяләнә. Экология министрлыгының матбугат сәркатибе Ренара Газина хәбәр итүенчә, ел башыннан алып ау кагыйдәләре һәм табигать сагы законнарын бозуның 156 очрагы теркәлгән.
Шул исәптә кыргый хайваннарны аулауга рөхсәт итү документлары булмау, хәвефсезлек техникасын үтәмәү, шулай ук кабызылган моторлы механик транспорт чараларында корал белән чехолсыз килеш йөрү. Закон һәм кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка –җәмгысе 56,8 мең сум штрафка – тарттырылган.
Җиде кешегә бер ел дәвамында җәнлек аулау тыелган. Гаеплеләргә 6,3 миллион сумлык дәгъвалар белдерелгән, бүгенге көндә аларның 78 проценты түләтелгән.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|