|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Балалар бакчасында тәне пешкән бала турында мәгълүматны Түбән Кама прокуратурасы тикшерәСоциаль челтәрдә Түбән Камадагы 82нче «Кояш нурлары» балалар бакчасында баланың янбашы пешүе турында мәгълүмат пәйда булган. Тәрбияче баланың әнисенә шалтыратып, кызы пешү сәбәпле килүен сораган, диелә хәбәрдә. Хатын балалар бакчасына килгәндә, кыз тәрбияче кулында елап утырган була. Бакчада сөйләүләренчә, кече тәрбияче баланы юындырган, аңа подгузник кигергән һәм йокларга яткырган. Йокы сәгатеннән соң баланың тәнендә пешкән эз күргәннәр, дип яза Татар-информ.
Әнисе кызы белән балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китә, анда аларны икенче дәрәҗәдә тән пешү диагнозы белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Хәбәрдә әйтелгәнчә, балалар бакчасы хезмәткәрләре үз гаепләрен кире кага.
Ведомство башлыгы Альберт Суяргулов кушуы буенча, прокуратура балага зыян килү турындагы мәгълүматны тикшерүне оештырган. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Түбән Кама прокуратурасы булган хәлне ачыклаячак һәм күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча җавап чаралары күрәчәк.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|