|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Криминал
Хатынын тураклап,башын суыткычка тыккан руханинең ике баласы калганЧистай епархиясе хатынын үтергән рухани психиатрда исәптә торуын яшергән, дип белдерде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Дин әхеле Татарстанга Мурманск епархиясеннән килгән булган. Чистай епархиясе матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Шмелева әйтүенчә, мәхәллә кешеләре аны хөрмәт иткән. "Бу безнең барыбыз өчен дә шок», – ди ул.
Хәзер епархия вәкилләре һәм Түбән Кама районы хакимияте вәкилләре Михаилның балалары язмышы белән шөгыльләнә. Ике бала: 17 яшьлек уллары һәм 8 яшьлек кызлары бар икән.
"Җинаять булган фатир бикле, шул сәбәпле балаларга хастаханәдә палата бүлеп бирделәр. Аларга ярдәм күрсәтелә. Мәрхүмәне җирләүне дә үз өстебезгә алачакбыз", - ди Марина Шмелева.
Фото: Чистай епархиясе
--- |
Иң күп укылган
|