|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2023 Шоу-бизнес
Тәтишка: «Ришатны бик нык яратам, шуңа кичердем» - җырчы пар кабат кушылганРишат Фазлыйәхмәтов сөйгән яры Эльмира (Тәтишка) белән яңадан кавышкан. Эльмираның үзе белән җәһәт кенә сөйләшеп алдык. - Ришатның нинди гамәле күңелегеңне яулап алды?
- Бу көннәрдә бик каты салкын тиде. Ришат эшләр буенча шалтыраткан иде. Кемнәндер авыруым турында ишеткән. Әнидән һәм дуслардан башка беркем дә белми иде дә бит. Сорашкан, күрәсең. Ул шунда ук табиб чакыртты. Әнигә: “Кызыгызны алып китәм, үзем карыйм, дәвалыйм, өч көннән аякка басачак”, - дип әйтте. Шок хәлендә калдым. Өйдә кара-каршы утырып, ачыктан-ачык сөйләштек. Мөнәсәбәтләребезне чиста биттән башлыйбыз. Ришат бик горур, беренче адым ясау аңа җиңел бирелмәгәндер. Ул үзе дә миңа шулай диде. Икебез дә - лидер. Бер-беребезгә юл бирергә, күбрәк бергә вакыт үткәрергә сөйләштек. Билгеле бер көнне икебез генә ял итәргә чыгарга килештек. Аллаһка Шөкер, без бергә. Ришатны бик нык яратам, шуңа кичердем, - диде Эльмира.
--- |
Иң күп укылган
|