|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2023 Фаҗига
Бер ана ике ай эчендә ике улын югалтканКировскида бер гаиләдә зур фаҗига. Җирле яшәүче Наталья Середина — ике егетнең әнисе. Соңгы ике ай эчендә ана кеше ике баласын да югалткан. Алексей Новак — Натальяның өлкән улы. Аның гомере 2023 елның 20 августында өзелә. Үләренә бер ай кала аңа 30 яшь тулган.
Шуннан соң гаиләгә тагын бер бәхетсезлек килә: аның кече улы Александр эзсез югала. 6 октябрьдә ул кунаклардан чыга, ләкин өйгә кайтып җитми.
Аны эзләү белән волонтерлар, туганнары һәм битараф булмаган кешеләр шөгыльләнгән, әмма нәтиҗәсе — аянычлы Егетне үле килеш табалар. Волонтерлар үлем сәбәпләрен күрсәтми.
Ана кеше ике ай эчендә ике югалта. Аны бердәнбер таянычы — оныгы Артем.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|