|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Җәмгыять
“Моргтагы тәртипсезлекне туктатыгыз...”Башкортстанда яшәүчеләр яңа тәртипләргә шаклар ката. Нефтекамада яшәүчеләр шәһәр моргындагы яңа тәртипләргә зарланалар. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров битенә бу хакта язган ханым аларга конкрет ритуаль компанияләр аша эшләргә киңәш итүләре турында хәбәр итә. "Нефтекамадагы морг конкрет ритуаль бюролар белән хезмәттәшлек итә. Санитарлар мәгълүматларны, телефон номерларны шул ритуаль контораларга тапшыра. Шаклар катарлык: һәр санитар шул бюроларга җибәрә. Әгәр дә алар әйткән контораларга мөрәҗәгать итмәсәк, мәрхүмнең гәүдәсен бирү тоткарланачак, диләр.
Чексыз (!) зур суммалар сорыйлар. Бардак! Тагын да бер нәрсә гаҗәпләндерә – “ашыгыч ярдәм”нән тыш каравылчыга кадәр визиткасын бирә. Морг хезмәткәрләре дә – өлештә. Туктатыгыз бу тәртипсезлекне”, - дип язган Алина Ф.
Фото: фрипик.ком
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|