|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Шоу-бизнес
«Син мәңгегә минем йөрәгемдә»: музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озаттылар24 октябрьдә Әбҗәлил районында музыкант Артур Кусимовны җирләделәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә Элвин Грей псевдонимы белән танылган җырчы Радик Юльякшинның сеңлесе Регина Юльякшина язган. Артур Кусимовны барысы да Кусим псевдонимы аша белә,Башкортстанда Әскәр авылында туган. Радик Юльякшин командасында 2015 елдан бирле эшләгән. Соңгы вакытта ул үз проекты өстендә эшләгән, кызганычка каршы, аны ахырына чаклы җиткерә алмаган. Элвин Грей сүзләренчә, 31 яшьлек музыкантның йөрәге туктаган.
Кусимов 22 октябрьдә Татарстанда вафат булган. 24 октябрьдә Казанда музыкант белән хушлашу мөрәсиме булды. Артур Кусимовны бүген, 25 октябрьдә, туган авылы – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләгәннәр.
"Сәлам, Кусимчик. Син мәңгегә минем йөрәгемдә", – дип язган социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Регина Юльякшина.
Фото: Регина Юльякшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.
--- |
Иң күп укылган
|