|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Җәмгыять
Татарстанда буран, бозлавык һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтеләТатарстанда якын көннәрдә атмосфера басымының кискен үзгәрүе белән бәйле тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Бүген, 25 октябрьдә циклон көнчыгышка китә һәм Татарстанга югары атмосфера басымы йогынтысы таралачак. Җил төньяктан, төнлә республиканың көньягы һәм көнчыгышында кар, урыны белән буран булырга мөмкин, әмма көндез явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары төнлә -6..-1 градуска кадәр һәм көндез -2..+2 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар юлларны кар басу һәм бозлавык турында кисәтә.
26 октябрьдә явым-төшем ихтималы кими, әмма температура тәүлек дәвамында алдагы көндәге кебек булачак.
27 һәм 28 октябрьдә һава торышы үзгәрмәс дип фаразлана. Явым-төшемнәр ихтималы аз. Температура төнге сәгатьләрдә -8..-3 градуска кадәр, ә көндез -3..0 градуска кадәр көтелә, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|