|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2023 Шоу-бизнес
Элвин Грей төркеме югалту кичерә
Җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме Казанда үтәчәк. Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин. Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.
Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми. Аның әнисе һәм сеңлесе калган. Артур Кусимовка 32 яшь булган.
Артур Касимов 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәбе-лицеен (хәзерге урта махсус музыка колледжы), 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби-музыка училищесын тәмамлаган. Хәрби карьера сайлавын ул СССР Герое Таһир Кусимовның туганы булуы белән аңлаткан.
2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләде, ул Радик Юльякшинга аның күпсанлы гастрольләрендә кушылган беренче артистларның берсе иде, дип яза Татар-информ.
Фото: © Артур Кусимов аккаунтыннан
--- |
Иң күп укылган
|