|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Патруль-пост хезмәткәрләре Казанда ир-атны, кызы һәм оныгын янган йорттан коткарган (ВИДЕО)
Казанда полициянең патруль-пост хезмәткәрләре янган йорттан берничә кешене коткарган. «Татар-информ»га бу хакта ведомстводан хәбәр иттеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хокук саклаучылар Идел буе районының торак секторында шәхси йортларның берсеннән күтәрелгән куе төтен баганасын күрә.
Тәртип саклаучылар вакыйга урынына кузгала, юл уңаеннан ашыгыч хезмәтләрне чакырта. Урында полиция хезмәткәрләре шәхси йорт һәм аның янындагы мунчаның ут эчендә калуын күрә. Алар төтен белән тулган йортка бәреп кереп, хуҗасын, аның кызы һәм оныгын алып чыгалар. Алар инде янудан зыян күргән була.
Ут бик тиз тарала, янәшәдәге машиналарга күчеп, аларны да юк итә һәм күрше биналарга күчү куркынычы туа. Анда исә читлектә овчарка нәселле эт ябылган була.
Фото: © Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәте
Килеп туган хәлне бәяләп, полиция кече лейтенанты Газинур Мөхәммәтҗанов, полиция өлкән лейтенанты Виктор Рамазанов, полициянең өлкән сержанты Динар Дәминов һәм полиция өлкән сержанты Дмитрий Яковлев якындагы йортларда яшәүчеләргә дә хәбәр итәләр. Кешеләргә милекләрен чыгарырга ярдәм итәләр, шулай ук эт урнашкан читлекне куркынычсыз урынга илтәләр.
Дөрес һәм оператив гамәлләр нәтиҗәсендә, полиция хезмәткәрләре барлык халыкны эвакуацияли һәм янгын сүндерү вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итә.
--- |
Иң күп укылган
|