|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2023 Фаҗига
Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгында 2 кеше һәлак булган (ФОТО)Чаллының Җәлил проспектында тугыз катлы йорттагы фатирда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Янгын сүндерүчеләр коридордан бер хатын-кызны алып чыккан. Ул аңсыз хәлдә була, соңрак табиблар аның үлгән булуын әйтә. Янгын сүндерүчеләр баскыч яныннан тагын ике ир-атны алып төшә, табиблар аларны дәвалау учреждениесенә озата. Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Янган бүлмәдә 40 яшьләрдә дип фаразланучы ир-ат мәете табылган. Утны сүндерергә 8 берәмлек техника һәм янгын күзәтчелеге шәхси составының 25 кешесе җәлеп ителгән.
Янгынның сәбәбен дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
МЧС фотолары:
--- |
Иң күп укылган
|