|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2023 Фаҗига
13 яшьлек бала батып үлгән, ә 17 яшьлегенең сәламәтлегенә авыр зыян килгәнТатарстанның Нурлат районы кешесе бала имгәнүендә һәм үлемендә гаепләнә. Аңа суд булачак. Бу Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Тикшерү версиясе буенча, 23 июльдә Аксубай районында сулыкта 31 яшьлек ир-ат 13 һәм 17 яшьлек ике баланы суда йөзә торган матраска утырткан һәм, аларның йөзә белмәвен белә торып, ярга таба йөзеп киткән. Матрас әйләнеп капланган һәм балалар су төбенә киткән. Нәтиҗәдә 13 яшьлек бала батып үлгән, ә 17 яшьлегенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән, дип яза Татар-информ.
Хәзер гаепләү белдерелгән җинаять эше судка җибәрелгән.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|