|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2023 Дин
Көнләшү дин буенча савапмы?"Мөселман егете белән очраша башладым. Ул көнче. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә егет кеше хатын-кыздан көнләшергә тиеш дип әйтеп калдырган, бу саваплы гамәл, ди. Чынлап та шулаймы? Ачыклык кертсәгез иде", - дип сорый Казаннан Алия Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Хәдисләрдә көнләшү турында әйтелә. Көнләшү хисе һәр кешегә хас, ләкин ул рөхсәт ителгән чикне узмаска тиеш. Ислам динендә аның мәгънәсе хатыныңның һәм кызыңның чит ирләр белән аралашуына риза булмау һәм моңа юл куймау белән бәйле. Кайбер хатыннар чит ирләр белән, ул минем дустым дип, телефоннан сөйләшә, аулакта калып, эч-серләрен бушатып, гәпләшеп утыралар. Ул хатыннарның ирләре бу күренешкә тыныч карый. Аларның эче пошмый һәм исе дә китми. Мөселман ир хатынына моны рөхсәт итәргә тиеш түгел. Чөнки бу аралашулар хыянәткә илтергә мөмкин.
Гайшә анабыз әйтте: “Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр өйгә кайтты. Бу вакытта минем янда бер ир-ат утыра иде. Мөхәммәд пәйгамбәр бу күренешне бик авыр кабул итте һәм аның йөзендә ачулану чалымнары күрдем. Аңа: “Йә, Аллаһның илчесе, бу ир — сөт кардәшем, ул хәлемне белергә килде”, — дидем (Бохари хәдисләр җыентыгы). Сөт кардәше ислам динендә бертуган абый, апа хөкемендә. Шуңа күрә аның белән якын туган кебек аралашырга ярый.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|