поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.10.2023 Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Муллагалиева: «Юк бит, әллә нинди кирелек уяна, ялкаулык басамы»

Сентябрь ае җитү белән дүрт бала әнисе Лилия Муллагалиева гаиләсендә куанычлы мәшәкатьләр тагын да ишәйде – өченче балалары Ильяс беренче сыйныфка укырга керде. Мәктәп тормышы яңарган гаиләдә Лилия дә, Илсур да кабаттан белем өсти, кичләрен җыйнаулашып дәрес хәзерлиләр.

– Иркәләнеп тә куя. Укымыйча булмый – шуны аңлагач, кабат китапка каплана. Тырыша үзенчә. Мәктәбен дә, сыйныф җитәкчесен дә ярата, сыйныфташлары белән дә дус. Дәрес әзерләтү күпчелек минем өстә инде, эшем күп булса гына: “Бар, улым, әтиеңә укып күрсәт”, – дип Илсур янына җибәрәм, – ди Лилия ханым.
 
Гаилә башлыгы спортчы булу сәбәпле, балалары да кечкенәдән спортны үз күрә. Бүген армия сафларында хезмәт итүче олы уллары Данил да хоккей белән шөгыльләнгән иде, төпчекләре дә тел ачылмастан тимераякка басты.
 
– Ильяс “Ак Барс” хоккей академиясенә йөри, икенче елы. Атнасына 6 мәртәбә, 45әр минут, ялы йә якшәмбегә, йә дүшәмбегә туры килә. Быел әле Илһамын да “Волна” хоккей клубына бирдек. Абыйсыннан күрепме, йөрим, ди. Әтисе дә куәтләде. 4 яшь кенә үзенә, кул арасына керүчән, булдырамы юкмы, булышам, эшлим, дип комачаулап йөрергә ярата. Сүз әйтмим, эшләп үссен дим, мактыйм инде, үсендерәм, – ди җырчы.
 
Ильяс белән Илһам икесе дә – һөҗүмчеләр. Аларны тренировкага йөртү гаилә башлыгы өстендә. Икесенең тренировкасы бер вакытка туры килгәндә генә Лилия белән Илсур бала җитәкләп, икесе ике якка чыгып йөгерә.
 
– Илвинабыз сигезенче сыйныфта укый. Ул да кечкенәдән спортта. Киләчәктә кем булырга телисең, дигәч, икеләнеп тора әле. Төрле һөнәр әйтеп карыйбыз, соңгы сүзе итеп, тренерлыкка әйләнә дә кайта. Спорт гимнастикасы белән яратып шөгыльләнгән кыз ул. Өч-дүрт ел элек, икенче каттан төшеп килгәндә, аягы шуып китеп, артына утырган иде, балакай. “Тык-тык” килеп, берничә баскыч шуып төште. Шуның зыяны тиеп, умыртка баганасы компрессион сынды. Без аны бик сакладык, табиблар да, бер ел спортка якын да килмәсен, диделәр. Әле бит ул безнең бик хәрәкәтчән. Аннары гәүдә төзелеше буенча да миңа охшаган. Колга белән сикерү спортын үз иткән иде дә, әтисе дә күреп тора, гәүдә төзелеше икенчерәк. Андагы кызлар озын, чандыр гына. Умырткалыгына да зыян килмәсен дип, әтисе көймәдә йөзүгә бирде. Илвинага да бик ошый. Әле барабанда уйнарга да йөри. Спортсыз яши алмый инде минем балалалар, әтиләре кебек.
 
– Лилия, гәүдә авырлыгы дигәннән, үзең дә гел ябыгу өстендә. Әле диета, әле дөрес туклану, дисең дә, әллә ни кимемисең дә кебек, бер чама, дисәм...
– Сез әйткәнчә, бик тырышып ябыга башлыйм да, ташлыйм. Дәвам гына итәсе! Юк бит, әллә нинди кирелек уяна, ялкаулык басамы, рухый ныклык йомшакмы, белмим. Әле генә 74 килограммга төшеп җиткән идем, ике атна вакыт эчендә 83 килограммга менгәнмен. Бүген-иртәгә диетага керешмичә булмый, дип йөрим.
 
– Улыгыз хәрби хезмәттә, ияләштеме? Сагынамы?
– Данил Казанда хезмәт итә. Ике елга контракт төзеде. Өйгә дә кайтып китә, җибәргәлиләр. Ияләште кебек, бервакытта да зарланмый ул – монысы әтисе тәрбиясе. Ир кеше нык булырга тиеш – девизы шул.
 
– Мондый тәрбияне коры сүз белән генә балага сеңдереп тә булмый. Яшәү рәвешегезне күзәтәбез – гел кунак сездә. Аннан кара көздә генә түгел, гаиләгез белән кыш көне дә ачык бассейнда коенасыз. Гел төзисез, бетмәс эш үзегездә. Болар барысы да тәрбияли кешене, ныгыта, миңа калса.
– Безнең бассейн җылытыла, Илсур аны ясаганда ук, су йөреп торсын өчен, стеналарына, төбенә махсус торбалар ясап калдырды. Илһам туган ел иде ул. Көздән алып язга кадәр суының җылылыгы анда 30-32 градус тора. Зурлыгы – 3 метрга 9 метр. Балалар чыкмыйлар да инде, ял итәбез дип, каядыр йөрисе дә юк, бассейн булгач, өйдә дә бик рәхәт, – ди Лилия. 
 
Ә йорт нигезе, беләсезме, бакчаның кайсы өлешенә туры килгән? Илсур, Лилиянең кыяр үстерә торган теплицасын чүплеккә чыгарып ташлаган да, өй күтәреп куйган!
 
–    Йортның монысын алай зур итмәдек. Бәхетнең колачы киң, урын кечкенә дип тормый, кайда да сыя. Бәрәкәтле, бәхетле нигез булсын. Үз йортыбыз бик зур инде, тора торган өлеше генә дә 400 квадрат метр.  Аллаһыга шөкер, без бик бәхетле, күзләр генә тимәсен. Теплицаны бетердек әле менә. Көннәр буе арт сан – өстә, баш – аста, дигәндәй, эшли-эшли бил тураймый – уңыш дип тырышасың. Кыяр өлгергәч, үзеңнән артыгын кая куярга, кемгә бирергә белмисең. Әле берәү дә алмый, үзендә дә өлгерә бит. Аңа карап кыярсыз тормыйбыз, авылдан да килә, тирә-күршеләр дә чиләкләп кертә, туганнар да бирә, һаман да шул хәл – артыгын кая куярга да белгән юк. Кәҗә асрамыйча булмас дим, Илсурга.

– Лилия, авыл дигәч, сорыйм әле, әти-әниең нихәлләрдә яшәп ята?
– Әни бер килеш кенә, шулай йөреп торуына куанабыз, исән генә булсын. Ә менә әти борчуга салып алды – хастаханәдә ятты. Инсульт булганмы әллә дип, шикләнгән идек тә, табиблар юк, ди. Картлыгында кемгә дә бер авыру бирә торгандыр Хак Тәгалә. Картлык авыруы дип аңлаттылар. Әти болай да дарулар эчә башлаган иде инде, хәзер яңадан язып бирделәр – билгеле бер сәгатьләрдә уч тутырып дару эчмәле, авыруларына аритмия дә өстәлгән. Зиһене үзгәрде. Кайчагында әнине дә танымыйча шаккатып карап тора. Яше дә бар бит, 86 яшендә. Әти белән әнигә рәхмәтләремне әйтеп бетергесез, безне тигезлектә үстереп, әле дә кайгыртып яшиләр. Аларның исәнлеге – бәхетемнең бер канаты!
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»