|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2023 Криминал
Полиция хезмәткәрен типкәләгән хатынга җәза бирделәрУфаның Киров районы суды полицейскийны мыскыл иткән ханымга карар чыгарган. Эш болай булган: 24 июльдә башкаланың Бакалинская урамында урнашкан бер супермаркетында ханымны караклыкта шикләнеп тоткарлаганнар. Ул каршылык күрсәткән – өлкән прапорщикка ташланган, аны эткәләгән, типкәләгән һәм сумкасы белән башына суккан. Алай гына да түгел – хатын полицейскийны башкалар алдында сүгенә-сүгенә мыскыл иткән.
Киров районы суды аны 25 мең сум штрафка тарттырган. Суд карары әле үз көченә кермәгән.
Фото: Башинформ.
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|