|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Шоу-бизнес
Данир Сабиров Гүзәл Уразованы халык алдында оялтканЮмор остасы, җырчы Данир Сабиров Гүзәл Уразованың Казанда үткән концертында булган. Сәхнәгә чыгып ул Гүзәлгә чәчәк бәйләмен тапшырган һәм матур теләкләрен җиткергән. Гаиләнең тырыш, үҗәт булуларына игътибар итеп, Гүзәлнең яше кырыкка җитүенә карамастан, матур буй-сынын саклап калуына сокланып, шаяртып та алган. "Яшь чакта кызлар артыннан йөргәндә: "Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Табарсың дип көттем мин", - дип җырыңны көйләп йөри идем. Ул вакытта мин үбешә генә башлаган идем әле. Инде мин картаеп киләм, ә син, Гүзәл, һаман шул килеш: матур, чибәр һәм фигураң да бозылмаган. Син кызыңнан да яшьрәк күренәсең! Чын! Менә ничек бар - шулай әйтәм инде!" – ди Данир.
- Алай димә инде! - ди Гүзәл кыенсынып.
- Кызыгыз кияүгә чыкса, киявегез "уверенно" менә болай дип җырлый алачак:
"Их, җаныем, шикәр-бал,
Хатын китсә, балдыз бар.
Балдыз китсә дә борчылмыйм,
Әбидә дә өмет бар!"
Бу сүзләрдән соң, залдагы халык рәхәтләнеп көлде. Гүзәл кыенсынып:
- Кит инде, алай димә, Аллаһ сакласын! – ди.
Бу видеоны Данир да, Гүзәл дә социаль челтәрләрдәге битләренә куйганнар. Данирның сүзләрен кайбер тамашачылары хурлаган, кайсы җор сүзле булуы өчен мактаган. "Бик шәп сөйләдең, сүз артыннан кесәгә кермисен! Халыкны көлдердең", "Әйтсәң - әйтәсең дә инде, Данир. Көлдереп хәлне алдың!",– дигәннәр. Тамашачыларының кайберләре: "Сәхнәдә меңләгән кеше алдында шундый сүз сөйләмиләр инде, урынсыз бу шуткаң", "Кызыңнан яшьрәк күренәсең дип Элларияне картайтма! Алай әйтү килешми" кебек язмалар калдырганнар.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|