|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада 11 яшьлек бала тәрәзә аша балконга үрмәләгәндә бишенче каттан егылып төшкәнТүбән Камада 11 яшьлек бала, тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл турында полиция бүлегенә хәбәр 15.00 сәгать тирәсендә килә. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга караганда, малай Түбән Каманың Вахитов проспектындагы йортның бишенче катындагы тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, егылып төшә. Авыр имгәнүләр белән аны җирле хастаханәгә алып китәләр.
Гаилә имин санала, профилактик исәптә тормый, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|