|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Мәгариф министрлыгы Чүпрәле районында укучыларны кыйнау турындагы хәбәрне тикшерәчәкСоциаль челтәрләрдә Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чокалы мәктәбендә югары сыйныф укучыларының кечерәк яшьтәгеләрне кыерсыту күренеше булган видео таралды. «Мәктәп укучылары шулай итеп уйный — алар «блогер булу өчен» видео төшергәннәр, дип аңлата мәктәп хакимияте», - ди үз чиратында комментарий язучылар бу очракны.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында тикшерү башланды, дип яза Татар-информ.
«Тикшерү белән шөгыльләнүче эшче комиссия төзелде. Бу мәсьәлә республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның шәхси контроленә алынды», — диделәр министрлыкта.
Моннан тыш, әлеге мәсьәлә район хакимиятендә контрольдә тора.
«Хәзерге вакытта барлык шартлар ачыклана, мәсьәлә район җитәкчелеге контролендә», – дип билгеләп үттеләр хакимияттә.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|