|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2023 Криминал
Тәтештә бала коега егылып төшеп үлгәннән соң, башкарма комитет җитәкчесен хөкем итәләрТатарстанда Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе суд каршына басачак. 51 яшьлек ир-ат ваемсызлыкта гаепләнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул торак йортлардан 20 метр ераклыктагы ташландык урында элеккеге чистарту корылмаларының иске резервуарлары барлыгын һәм анда люкларның ачык торуын 2015 елдан ук белгән.
Шуңа да карамастан, ир-ат хуҗасыз милекне исәпкә куймаган, коеларны имин халәттә карап тоту эшен оештырмаган һәм аларны койма белән әйләндереп алмаган.
Нәтиҗәдә, 2023 елның 22 февралендә ташландык урын аша мәктәптән өенә кайтып килүче 10 яшьлек малай кар белән капланган коега егылып төшеп һәлак булган. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, балага өенә кайтып җитәргә нибары ун метр ара калган.
Расланган гаепләү карарын берләштергән җинаять эше судка тапшырылган.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|