|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Җәмгыять
Мәрхүм балалар өчен - бер тиен...Һәлак булган дүрт кызның әти-әнисе үтерүчене гафу итәргә җыенмый һәм гомерлеккә төрмәдә утырса да, үч алу теләге сүнмәячәк, дигән фикердә. "Честно говоря" телеграм-каналында хәбәр ителүенчә, телепроект редакциясенә 2022 елның җәендә Башкортстанның Бакалы районындагы юл фаҗигасендә һәлак булган кызларның әниләре мөрәҗәгать иткән. Башкортстан басмасы хәбәр итүенчә, бу куркыныч авария 2022 елның 18 июлендә килеп чыккан. Иртәнге 04.40 сәгаттә "Ауди А" маркалы автомобиль белән идарә иткән Марс Г. имин тизлекне арттырган, каршы якның юл читенә килеп чыккан. Юл кырыеннан баручы дүрт яшь кызны таптата. Җәяүлеләр алган җәрәхәтләрдән авария урынында җан бирә. Башлангыч инстанция суды аны 13 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм һәр кызның гаиләсенә берәр миллион сум күләмендә компенсация түләргә билгеләде. Вакыт үткәч, Югары Суд аның срогын 11 елга кадәр киметте. Хәзер исә гаепле егет кассация шикаяте язган һәм җәзаны йомшарттырып, гомуми режимлы төзәтү төрмәсе урыннан колониягә күчмәкче була. Шулай ук компенсация күләмен һәм янә килеп хөкем срогын киметергә уйлый. Бу турыда белеп алган кызларның әти-әнисе шок хәлендә. Исерек килеш берьюлы дүрт яшь гомерне кыйган кешенең хөкем срогын киметергә теләвен оятсызлык дип исәпли алар. Тагын шунысы бар, алар мәрхүм балалары өчен компенсация ала башлаган: кемгәдер - бер тиен, кемгәдер — алтылы тиен акча килгән. Иң зур түләү 18 сум 74 тиен булган.
Әти-әниләр болай мыскыллау дип кабул итә. Күңел яраларын кузгатканчы, бөтенләй түләмәсениде, дигән фикердә алар.
Әйе, суд вакытында егет гаебен тулысынча тануын әйтте һәм үкенүен белдерде. Төн саен кызлар төшемә керә, диде. Адвокаты аның үзенә кул салырга теләгәнен дә әйткән. Яклаучысы төрмә срогын һәм компенсация күләмен киметергә тырыша.
Кызларның әти-әнисе аны гафу итәргә җыенмый һәм гомер буе төрмәдә утырса да, балаларыбыз кайтмаячак, дип елый алар.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|