поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июль
  • Алмаз Шәрифуллин - җырчы
  • Айдар Галиәскәров - шоумен
  • Марат Яхъяев - сәнгать эшлеклесе
  • Лилия Йосыпова - журналист
  • Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) - дәүләт эшлеклесе
  • Ирада Әюпова - дәүләт эшлеклесе
  • Сөмбел Билалова - җырчы
  • Мәгъсүм Сәләхов - физик
  • Рифкат Хисмәт - язучы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
15.09.2023 Шоу-бизнес

Вадим Захаров: «Көн саен елыйм. Кешегә күрсәтмим генә»

Тамашачы аны ихласлыгы өчен якын итә. Сәхнәдә дә, тормышта да эчкерсез, гади ул. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән «йолдыз чире» белән авыручылар арасында «кайнап» та, бу сыйфатларны саклап калу, тормыштан канәгать булу һәм мәңгелек яра турында сөйләштек. Җырчы өчен сөйләшә белү мөһимме? Шәһәр баласы авыл турында җырлый аламы?

– Яшерен-батырын түгел, бүген татар эстрадасында түшәмнән югары сикерүче, танылу өчен барына да әзер булган җырчылар шактый. Нигә аларга игътибар итмиләр дә, тыйнак кына басып җырлаучы Вадим Захаровны яраталар?
 
– Кем белгән инде аны… Холык-фигылем шундыйдыр. Бәлки, сөйкемле сөягем бардыр. Минем җырларны сикерә-сикерә җырлап булмый бит. Ә сәхнәдә үзеңне җырларыңа туры китереп тотарга кирәк. Андый образ күңелемә дә ятмый. Барына да әзер җырчыларга килгәндә, артыгы кирәкми, булганына канәгать кеше мин. Ә андый кеше бәхетле була.
 
– Уңыш сере – гадилектә, дип тә әйткәнегез бар. «Йолдыз чире» таралган заманда бу сыйфатны ничек саклап калырга соң?
 
– «Йолдыз чире»н беркайчан да тойганым булмады. Гомумән, «мин – йолдыз» дип йөрергә хакым юк дип уйлыйм. Ул дәрәҗәгә җитү өчен иҗатың бик күпләрне колачларга тиеш. Аннан соң, яшьтән үк борын күтәрергә ирек бирмәделәр. Гаиләдә дә, иҗат юлымны башлаганда да. Тәрбияле, зыялы, итагатьле җырчылар белән эшләргә насыйп булды. Зөһрә апа Шәрифуллина миңа гел: «Вадим, үзеңне кулда тот. Популярлашып киткән вакытларың булыр, сизми дә калырсың», – дип әйтә килде. Андый кешеләр тәрбиясен алуым белән мин бик бәхетле.
 
«Популярлыкны, байлыкны күтәрә дә белергә кирәк бит әле. Ә аны күпләр күтәрә алмый. «Йолдыз чире» дә шуннан барлыкка килә».
 
– Авыл турындагы җырлар аеруча моңлы була, әйеме? Ничек уйлыйсыз, шәһәр баласы авыл турында җырлый аламы?
 
– Алар да ничек тә булса авыл белән бәйледер, юктан гына авыл турында җырлыйсылары килмидер инде. Ләкин җырлау – бер нәрсә, үзең аша үткәреп, тамашачы күңеленә җиткерү мөһимрәк. Аннан соң, җырлар гына түгел, иң моңлы җырчылар да авыл җирендә туадыр дип уйлыйм. Шәһәр балаларын кимсетәсем килми, әлбәттә. Әмма авылның һавасы да, суы да, урманнары, табигате дә – башка ул.
 
– Гомумән, үзең кичермәгән хисләр, үзең башкармаган гамәлләр турында җырлауга ничек карыйсыз?
 
– Мәсәлән, бар сагышлы җырлар. Кайгы-хәсрәт берәүне дә читләтеп үтми – ул хисләр һәркемгә таныш. Шул ук вакытта балаларын, тормыш иптәшен ташлап китеп, «сөйгәнеңне ташлама», «башка ярга карама» ише җырлар җырлаучылар бар. Менә андыйларны мин бөтенләй аңламыйм. Сәхнәгә чыгасың икән, син тамашачыга нинди дә булса фикер җиткерергә, үзеңне акыллы итеп хис итәргә тиеш. Җырларындагы сүзләренә үзе үк каршы килгән кеше тамашачыга нәрсә өйрәтә алсын да ул хисләрне күңеленә ничек сеңдерсен?
 
– Ә сез җырларны ничек сайлыйсыз?
 
– Җырны алып укыйм, я тыңлыйм да, ошаса, җырлыйм, ошамаса, юк. Иң беренче чиратта, минем күңелгә үтеп керергә тиеш ул. Беркайчан да, тамашачыга ошасын әле, хит булсын әле, дип җырлаганым юк. Ахыр чиктә, тамашачының да күңеленә хуш килә ул.
 
Җырлар бик күп килә, әмма барысын да җырлап бетереп булмый. Җырларын алмаганга үпкәләүчеләр дә була хәтта. Сүзләренә аеруча таләпчән мин. Әдәбиятка, татар теленә мәхәббәт кечкенәдән килә. Шуңа азмы-күпме нәрсәнең нәрсә икәнен аңлыйм. Безне әдәбияттан Харис Миңнегалиевич укытты. Кайвакыт аның дәресенә шигырьләрне сыйныфташлар арасында берүзем ятлап килә идем. Ятламаган очракта, «Захаров, чирегеңә «берле» дә чыгармыйм», – дип әйтә иде. Ул сүзләр бәгырьгә сеңеп калган.
 
– Яраткан авторларыгыз бармы?
 
– Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабай шигырьләрен яратам. Аларның берничә җыры репертуарымда да бар. Соңгы арада Айдар Минһаҗев язган җырларны еш башкарам. Аның сүзләре, Айдар Тимербаев көенә язылган 17ләп җырым бар.

– Җырчы белем эстәүдән, камилләшүдән туктамаска тиеш дигән фикер белән килешәсезме?
 
– Укып кына җырчы булып булмый. Тавыш, талант – беренче урында. Әмма җырчыга укырга кирәк. Кабатлап әйтәм, син тамашачыга ниндидер фикер җиткерергә тиеш. Моның өчен сөйләшә белергә дә кирәк.
 
Кызганыч, эстрадада сөйләшә белмәүчеләр җитәрлек. Сәхнәгә чыгып, ниндидер «дежур» сүзләр әйтәләр дә бетте. Ә бит тамашачы белән аралашканда  аның күңелендә ни дә булса калдырырга кирәк.
 
– Тиздән булачак концертларыгызны үзегез алып барачаксызмы?
 
– Әйе. Әйтәсе килгән сүзләрем бар, тамашачым белән аралашасы килә.
 
– Башка җырчылар турында бик сак сөйлисез. Ләкин шул ук вакытта концертыгыз «Шоу түгел, концерт» дип атала…
 
– Мин бик каты бәрелеп тә сөйли алам, ләкин кемнедер кимсетергә хакым бар дип уйламыйм. Ә концертка килгәндә, хәзер бөтенесе шоу ясарга тырыша бит. Моның өчен шоумен булырга кирәк. Мин дә, җырларым да андый форматка туры килми. Концертларыма уйланып, моңланып, көлешеп утырырга чакырам.
 
– Сезне кайсы җырыгыз танытты?
 
– Бу сорауны тамашачыга бирсәк, кемдер, бөтен җырыгызны да яратабыз, дияр. Кемдер «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» яки «Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып» җырын атар. Берсен генә өздереп атый алмыйм.
 
– «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен…
 
– Ул чакта миңа зур-зур кешеләр шалтыратып, «Вадим, әнкәй көткән бит инде ул безне…» дип өзгәләнде. Дуслар арасында да «Кайтмаганбыз, дурак булып йөргәнбез инде, йә», – диючеләр күп булды.
 
– Ир балалар әниләре белән бигрәк якын була ул, әйеме?
 
– Бик.
 
– Ул җыр хәзер башкачарак яңгырый кебек…
 
– Әни үлгәннән бирле җырлый алмыйм мин аны. Бик сорагач, туры килә инде. Ләкин җырлаган саен авыр.
 
– Елаганыгыз бармы?
 
– Көн саен елыйм. Кешегә күрсәтмим генә. Гел әни искә төшә, гел күңел тула. Мендәргә капланып елаган чаклар да булды. Ләкин безнең әни елый торган кеше түгел иде. Әни елап утырмас иде, дим дә, үземне кулда тотарга тырышам. Вакытсыз китте ул. Җитеш һәм мул тормышның, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яши торган вакытта китте.
 
Иртән торуга, балконга чыгам да, зәңгәр һавага карап: «И, Ходаем, үлгән бәндәң Маринаның җанын тынычландыр», – дип сорыйм, үземә, гаиләмә исәнлек-саулык телим. Һәр көнем шулай башлана.
 
– Авылга кайту авыррактыр хәзер?
 
– Кайтасы килә дә, килми дә. Тик кайтырга кирәк. Әнинең урынында бераз ятып торсам да, рәхәт булып китә. Мин аның җан биргәнен күрмәдем. Кукмарага дару алырга чыгып киткән идем. Дөресен генә әйткәндә, әнинең ничек үлгәнен күрмәсәм ярар иде, дип йөрдем мин. Шуннан әйләнеп кайтканчы, китеп барган. Табиблар әйткән фараз көне, вакыты белән туры килде…
 
– Әтиегез?..
 
– Исән-сау. Ул көткәндә, туган якка кайту барыбер рәхәт.
 
Блиц-сораштыру
– Ялгышмасам, сез фонограммага бөтенләй җырламыйсыз. Бу – принципмы?
 
– Мин каршы ул әйбергә. Фонограммага җырлап, кешенең күңелен «селкетеп» булмый.
 
– Җаныгыз ял итә торган урын?
 
– Җан дуслар янында.
 
– Хәзер күп кенә гаиләләр «икебез дә – бертигез» кагыйдәсе белән яши. Сезнең гаиләдә ничек?
 
– Икең дә бертигез була алмыйсың инде ул. Ләкин икеңнең дә фикере, ул фикерне җиткерергә мөмкинлеге булырга тиеш.
 
– Ике кыз бала үстерәсез. Нинди әти сез?
 
– Бик йомшак. Балаларны яратырга кирәк. Әти каеше булырга тиеш тиешен. Ләкин хатын миңа караганда кырысрактыр ул (көлә). Балаларга бер нәрсәне кызганган юк. Артык иркәләү түгел, кешенекенә кызыкмасыннар дип тырышабыз.
 
– Иң зур хыял?
 
– Ике кызымны да яхшы ир-ат кулына тапшырып, туйларында өстәл суга-суга: «Кызларыма бер генә начар сүз дә әйтәсе булмагыз», – дип теләк телисем килә.
 
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»