поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2023 Мәдәният

Тинчурин театры 90 нчы юбилей сезонын ача (АФИША)

15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.

Бу көнне 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а), Кәрим Тинчуринны искә алып, ул күмелгән урынга чәчәкләр салыначак. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак.

11.30 сәгатьтә К.Тинчурин паркында әдипнең иҗаты яктыртылачак, драматург бюстына чәчәкләр куелачак.

18.30 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Тамашачыларны театр артистлары һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры каршы алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Идегәй» спектакленең премьерасы 2023 елның 26 гыйнварында узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елны Милли дастаннар елы дип игълан итүе әлеге теманың әһәмиятен ассызыклады.

«Идегәй» спектакле театр фестивальләрендә дә бүләкләнергә өлгерде. Туктамыш хан ролен башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Тантана» Республика театр премиясенә лаек булды. Спектакль үзе төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале дипломанты булды һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum2023» Халыкара икътисади форумының мәдәни программасына керде.

«Алтын битлек» премиясе эксперты, театр тәнкыйтьчесе Екатерина Морозова, «Идегәй» спектаклен бәяләгәндә, режиссер Туфан Имаметдиновның постановкасы «Нәүрүз»дә иң уңышлы һәм иң кызыклыларның берсе булуын билгеләп үтте.

Яңа сезонда, октябрьдә Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсы узачак. 6 ноябрьдә тантаналы юбилей кичәсе үтәчәк. Әлеге чараларның барысы да К.Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышлана.

 


---
Тинчурин театры
№ --- | 07.09.2023
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»