поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
30.08.2023 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: "Бу безнең канга сеңгән"

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләгән гармунчылар парады Бауман урамыннан узды.

"Мин чиксез шат, горур! Мине сайлап алуларына шаккаттым. Баян, гармун тавышы безнең күңелдә, йөрәктә, канга сеңгән. Монда Татарстанның иң талантлы гармунчылары җыелган. Алай гына да түгел, чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә гармуннар белән килгән! Бу шундый матур күренеш. Бауман урамы тулы халык, барысы да елмайган. Гел шулай җырлап, кайнап яшәргә насыйп булсын», - диде җырчы.
 
"Уйнагыз, гармуннар!" фестиваленең гармунчылар парадында катнашучы гармунчылар, татар фольклор коллективлары Бауман урамындагы сәгать яныннан Казан Кирмәненә кадәр узды. Берничә җирдә, тукталып, халыкны биетеп тә алдылар.
 
Сочидан килгән гармунчы Рәшит Заһиров фестивальдә катнашу өчен Казанга машина белән килгән, дип яза Татар-информ.
 
"Ел саен бу фестивальгә киләм. Мин 5-6 яшьтән гармунда уйныйм. Үзем өйрәндем. Парадта катнашкач, күңелләр шундый шатлана, әйтеп бетерерлек түгел", - дип сөйләде ул.
 
 
Төмәннән килгән гармунчы Гаяз Габдуллин 4нче сыйныфта укыганда гармунда уйнарга өйрәнгән.
 
«Башта «Әпипә»не уйный идем, аннан башкаларын да өйрәндем. Урам буйлап гармунда уйнап, клубка чыга идек. Бөтен авылны урап чыкканчы, бик күп кеше җыела идек. Тузан чыкмасын өчен клуб идәненә су сибеп җибәрәбез дә, биибез. Бу чарада катнашу - зур бәхет, зур шатлык, бик күңелле. Мин ел саен катнашам, бик күп дуслар таптым. ", - дип сөйләде ул.
 
Казан Кирмәне территориясендә гармунчылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны каршылады.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.08.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы