|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2023 Җәмгыять
Иренең педофил икәнлеген еллар үткәч кенә аңлаганМәскәүдә бер хатын өй җыештырганда очраклы рәвештә иске компакт-дискларга тап булгач, элекке иренең педофил икәнлеген белгән. Видеоларда ир малайларны көчләгән. SHOT Telegram-каналы язуынча, 46 яшьлек педагог-психолог Елена коточкыч табылдыкка үзенең фатирында тап булган. Өстәл тартмасыннан ике компакт-диск тапкан һәм аптырашка калган: ул мондый дисклар белән күптән кулланмаган. Кызыксынуы көчле булган Елена дискларны карарга уйлаган. Беренче видеода аның элекке ире үз өендә ун яшьлек малайны көчләгән, икенче видеода ул 14 яшьлек үсмерне кочаклаган, аны үбәргә тырышкан. Бу дискларның өенә ничек килеп эләккәнен хатын аңлата алмый, ире белән ул аерылышкан. Елена дискларны тиз арада полициягә илткән. Полицейскийлар педофилны тоткарлаган.
Еленаның элекке ире – 47 яшьлек фотоателье хуҗасы – балаларны ике ел элек үзенең Звенигородтагы фатирында мәсхәрәләгән һәм видеога төшергән. Педофил махсус рәвештә әтиләрсез малайларны сайлаган... Әтисез малайлар бу хакта әниләренә сөйләргә курыккан һәм оялган.
“14 яше тулмаган кешене көчләү” һәм “16 яше тулмаган кешегә карата азгын гамәлләр” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Гомумән алганда педофилга 20 елдан артык колония яный.
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|