|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2023 Җәмгыять
Җиде бәхет: 5 балалы гаиләдә игезәкләр туганЧаллыда 5 балалы ана игезәк кызлар тапкан – хәзер аларның гаиләсендә барлыгы 7 бала бар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте. Гаиләдәге иң олы кызга 12 яшь.
Хатын Кама балалар медицина үзәгендә бәбиләгән. Хастаханәнең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, хәзер бу гаиләдә 6 кыз һәм 1 малай бар.
Игезәкләр 37 атнада туган. Алар 2230 һәм 2300 грамм авырлыкта, хәзер яңа туган сабыйлар реанимациясендә яталар. Нарасыйларның хәле стабиль, аларны бераз вакыт хастаханәдә күзәтеп торачаклар, диелә хәбәрдә.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|