|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2023 Криминал
Бастрыкин «Солнечный город»та яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча кабат җинаять эше ачарга куштыРоссия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Казанның «Солнечный город» торак комплексында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча кабат җинаять эше кузгатырга күрсәтмә бирде. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Биредә яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, киң колачлы төзелеш эшләре алып барылу аркасында торак комплексы территориясендә агачларны күпләп кискәннәр. Моннан тыш, гыйнвар аенда бер бинада җылыту системасы шартлаган. Нәтиҗәдә, подъездны кайнар су баскан, йорттан барлык чыгу юллары ябылган, ә кешеләр -40 градуслы салкында үз фатирларында бер тәүлек туңып утырган.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган, әмма прокуратура органнары бу карарны кире каккан. Күзәтү органы карарына карата шикаять бирүнең нәтиҗәсе булмаган, дип яза Татар-информ.
Шул рәвешле, ведомство башлыгы комментарийларда бәян ителгән вазгыять буенча кабат җинаять эше кузгатырга, аны тикшерүнең якынча һәм соңгы нәтиҗәләре турында доклад әзерләргә кушты.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|