поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.08.2023 Шоу-бизнес

Илгәрәй: “Күз тамырларыма кадәр сулкылдап сызлый...”

– Төнне уянып китсәм бөтен тәнем ут. Янарлык булып әле кызышам, әле туңам, салкын суга тотып ташлыйлармыни. Әниләрдә идек, борчыйсы да килми. Төн уртасы бит, тыныч кына сулап ятарлык түгел, хатыныма эндәштем. Ул торып, тизрәк кан басымымны үлчәргә кереште – йөрәк тибеше 40ка төшеп беткән, – ди җырчы.

Соңгы араларда болай да саулыгы әллә ни мактанырлык түгел иде, клип төшергәндә Илгәрәйнең кулын сындыруын хәтерлисезме? Клиптагы эпизодта ул гитараны стенага китереп суга. Ышандырырлык итеп уйнарга теләүдәнме, көчен йөгәнли алмый каламы, катырак селтәнә. Нәтиҗәдә, гитара белән бергә чәнти бармагына килүче сөяк тә чәрдәкләнә. Бик сызласа да түзә, клипны төшереп бетерәләр ул чакны. Ә бу юлы чирләп китүенә чит хатын сәбәпче.
 
– "Бигрәк матур ир сез! Шул кадәр матур күзләрегез, карашларыгыз... Хатыныгыз бәхетеннән ишелеп уңган” – дип бер кыз күзен күземнән дә алмаган иде. Фотограф ул. Җитмәсә рус кызы. Аларның күзләре бигрәк каты икән, – ди Илгәрәй.
 
Эш болай була. Җырчы, алдан килешеп, фотосессиягә бара. 4 сәгать буе кояш астында фотога төшәләр. Менә шунда фотограф кыз җырчыны мең төрле комплиментка күмә. Әллә кызның җырчыга күзе төшә, әллә фотолары чыксынга юри үсендерә. Уеннан уймак килеп чыга – җырчы өенә хәлдән таеп кайтып егыла.
 
– Ишектән ничек атлап кергәнемне дә хәтерләмим. Күз алды тоташ томан, җеп өзәрлек тә хәл калмаган. Ашау-эчү юк. Төнне чак чыктым – үләм дип торам. Иртән башны күтәрер хәл, кулларым, аякларым, умыртка сөяге, хәтта күз тамырларыма кадәр сулкылдап сызлый. Көн буена кан басымын чак күтәрдек, күпме дару эчеп тә 40 /60тан селкенмәде. Кичен банкет җитмәсә, сөйләшенгәч миңа ышанып торалар, кешене дә ярык тагарак янында калдырып булмый. Үзем дә сүзендә тормаган кешене яратмыйм. Киттем чак сулап. Барып кердем дә: “Зинһар, егетләр, 5 җырымны рәттән җырлыйм да кайтып китим, утырырлык хәлем юк”, – дигәч тыңладылар. Әле ярый җырларга гына чакырдылар, туйны алып барасы булса нишләр идем? Көннәр дә эссе, кәеф күтәрелмәсме, тирләгәч рәтләнеп китмәмме дип, өйгә кайткач мунча кереп чыктым әле. Ә миңа бөтенләй мунча керергә ярамаган. Икенче көнне иртән тән температурасын үлчәп карыйбыз, бер 38-39 градуска менә дә кире 36га төшеп утыра, – ди Илгәрәй.
 
Тагын бер көн ятакта аунагач кына, җырчы “Булай булмас”, – дип хастаханәгә китә. Табиблар тикшергәч, шундый сүз җиткерә: “Ашамыйча, эчмичә йөргәнсез, организмыгыз алҗыган, арыгансыз, ял кирәк! – диләр.
 
– 2010 елны ук үт куыгымны алдырган идем. Менә шуның нәтиҗәсе. Организмдагы һәр орган үз эшчәнлегенә бик кирәк. Үт куыгы булмагач, организм ризыкны тиешенчә эшкәртеп тә, үзләштереп тә бетерә алмый икән, шул сәбәпле минем организмга тимер җитми, дип аңлатты табиблар. Хәлсезләнеп йөрүемнең сәбәбе ачыкланды. Дарулар язып бирделәр, көн бер уч тутырып дару эчәм, ышанасызмы? Хәлем яхшыра төште, – ди Илгәрәй.
 
Инде үз саулыгын ныгытып кайгыртырга, узганчы сырхауларыннан тернәкләнергә исәп тота ул.
 
Фото: https://vk.com/ilgarayclub
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»