поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
09.08.2023 Җәмгыять

“2010 елгы җәй кабатлана дип борчылган идек”. Халык синоптигының көзгә фаразы

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев сентябрь җылы килергә тиеш дип фаразлый.

– Көзнең беренче ае гадәттәгедән җылырак булырга тиеш. Язның ничек килүенә карап, көзне билгелибез бит. Сентябрь март аена туры килә. Март исә көтелгәннән җылырак булды, – ди ул. 
 
Ә август ахырында, егермеләре тирәсендә, әле бер суытып алырга мөмкин икән. Сентябрьдә дә салкын көннәр булачак. 
 
–  Иске ай бетеп, яңасы туганда һава торышы бозылып ала. Августның егермеләре суытып алса, егерме тугыз көннән тагын шул кабатланачак. Менә шундый закончалык бар. Ай арасында суытып, яңгыр явып алу әйбәт анысы. Быел да 2010 елгы җәй кабатланырмы дип борчылган идек, үләннәр инде корып беттем дигәндә, әйбәт кенә явып китте. Игеннәр дә, печән дә күтәрелеп китте. Бәрәңгегә дә әйбәт булды. Без аны җир астында дым тоташты дибез. 2010 елда яңгырлар булмагач, астагы дым белән тоташа алмады. Җир астындагы дым парга әйләнеп беткән иде. Узган ел көзен яңгырлар явып торгач, җирдә дым күп булды. Шуның запасы коткарып калды, – дип аңлатты Әмир абый.  
 
Сентябрьгә яңгырлар буласына исә шикләнә. Март аенда күп яуганлыктан, башка айларга явым-төшемнәр бик калмый ди. Кышны да бик җылы булмас, хәтта нормадан салкынрак та булыр дип фаразлый. Монысын ул җәйне эссе килү белән бәйләп аңлата.
Фото: Татар-информ
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы