|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2023 Җәмгыять
Бер көндә дүрт өй янган (ФОТО)Башкортстанның Илеш районы Абдулла авылында 10 июльдә янгын чыга. Кичке җиделәр тирәсендә бер урамны ут каплап алып, берьюлы дүрт өй яна башлый. Алар арасында Мостафиннарның йорты да була. – Әти белән әни 44 ел бергә матур яшәде. Шушы йортыбызда күпме күңелле вакыйгалар узган иде. Олыгайган көннәрендә бернәрсәсез калдылар. Әле ярый ул көнне әни үзенең өч оныгы белән урамга чыгып котылган. Йортыбыздан берни калмаган. Гомер буе җыйган мөлкәт 15 минутта янып көлгә әйләнгән, – ди уллары Илфат. – Әлегә әти-әнием ерак туганнарыбызның йортында яши. Әмма үз нигезебездә йорт төзисе килә. Безнең хәлләрне ишетеп, ярдәм кулы сузучылар да бар. Андыйларга чиксез рәхмәт. Әмма йорт төзү өчен шактый зур суммалар кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Тамчыдан күл җыела бит. Булышсагыз иде.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 89174504315 Илфат Назипович М. (Сбербанк, Акбарс банк)
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|