|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2023 Җәмгыять
![]() Тугыз баланы үлемнән коткарганТула өлкәсендә яшәүче Татьяна Шуленинага «Намус һәм батырлык» медале бирәләр. Төбәк башлыгы Алексей Дюмин шундый боерык чыгарган. Татьяна Анападан кайтып килүче балаларны коткарган. Махсус операциядә катнашучыларның балалары шифаханәдә ял итеп кайтып килгән булган. Шул чакта машина йөртүче аңын югалта.
Балалар төркеме белән булган укытучы Татьяна Шуленина югалып калмый – ул машина белән идарәне үзенә ала, руль артына утыра һәм балаларны трассадан читкә алып чыгып туктый, аннары «ашыгыч ярдәм» чакыра.
Бәхеткә, беркем дә имгәнми.
Төбәк бүләген Татьяна Шуленинага Тула өлкәсе һәм герой-шәһәр Тула көнендә бирәләр, диелә хәбәрдә.
Фото: социаль челтәрләр
Чыганак: vesti.ru
--- |
Иң күп укылган
|