поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.08.2023 Шоу-бизнес

Вадим Захаров: “Хатын мине яратамы икән соң ул?” дип тә уйлап куям

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Телләшкән, сүзен бирмәгән кешене җенем сөйми. Ясалмалылыкны яратмыйм. Кайберәүләрнең сәхнәгә чыгып әкият сөйләве дә ошамый. Халыкка шул кызык, концертка шуны тыңларга бара", - ди җырчы.

– Үзеңнең сәламәтлегең дә какшап алды бит әле. Бервакыт Мәскәүгә барган җирдән ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән, дип ишеттем. Тернәкләндеңме инде?

 
– Ашказаны асты бизе белән азапланам. Мәскәүгә барып җитеп булмады, Түбән Новгородка җиткәч авырта башлады. Ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Авыртуны басу өчен төн буена сигез тапкыр укол ясадылар. Андый авыртуны дошманыңа да язмасын, Ходай сакласын. Шуннан соң 27 килога ябыктым. Ул авыруны дәвалап та, аңа операция ясап та булмый. Бары тик ябыгырга, диета тотарга кирәк.
 
– Әтиең үзе генә яшиме? Әниеңнән башка ямансуламыймы?
 
– Әби белән яшиләр. Әтинең әнисенә 93 яшь, Аллаһка шөкер. Әле дә үз аягыңда, күз тимәсен. Әти гел әнинең янында булды. Яңа елда әни хастаханәдә ятканда, әти шунда барып, Яңа елны бергә каршы алдылар. Әнисез әтигә дә, безгә дә – барыбызга да авыр. Чит кешеләр килеп кайгы уртаклаша да, өч көннән оныта. Ә синең йөрәктә ул мәңгегә кала. Күзне йомсам да, әни янымда кебек. Бер тапкыр төшемә керде. Әнинең яшь, матур вакыты икән. Башына кызыл яулык бәйләгән. “Мин сине саклап йөртәм, улым”, – диде. Әнигә бик бәйле идем, мине гел аңа охшаталар иде. Ышанасыңмы, кеше күрмәсен, миннән күреп башкаларга да авыр булмасын дип, мендәргә капланып елый идем. Хәзер дә шулай. Әни шундый шат күңелле кеше иде, ул һәрнәрсәгә сөенә белде. Матур җырлый иде, әмма сәхнәгә чыгып җырлаганы булмады.
 
– Җыр дигәннән, музыка көллиятендә укыганда, икенче елга күчми дә калгансың икән...
 
– Әле дә күз алдымда, мәктәпне тәмамлагач, әти мине җырлатып карарга Казанга алып китте. Әтинең танышы безне бер опера җырчысы белән таныштырды. Ул тыңлап карады да, миңа музыка көллиятенә укырга керергә киңәш итте. Миңа бу ошамады. Бөтен авыл халкы баласын югары уку йортына кертә, ә мине көллияткә бирмәкче булалар, имеш. Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Тик укырга теләк әллә ни булмады, юньләп укымагач имтиханга да үткәрмәделәр. Шулай итеп, икенче елга утырып калдым.
 
– Ә ни өчен укырга теләмәдең соң?
 
– Дөресен генә әйткәндә, үземне бергә укыган кешеләрдән көчлерәк, талантлырак итеп тойдым. Әти-әнинең йөзенә кызыллык китергәнемне, аларның өметләрен аклый алмавымны аннары гына аңладым. Әти күрше авылдагы бер апага минем хакта сөйләгәч, ул апа шәһәрдәге танышына әйтеп, мине Венера апа Ганиева белән очраштырды. Өченче тапкыр яңадан беренче курска Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. “Икенче курста укып карыйсы килә”, – дигәнем истә. Монда инде тырышып һәм теләп укыдым.
 
– Сәхнә юлың кайчан һәм ничек башланды?
 
– Икенче курста укыганда, Илфак абый Шиһапов белән таныштым. Ул мине сәхнәгә чыгарды. Башта бер еллап Илсөя Бәдретдинова концертларында чыгыш ясадым, аннары Зөһрә апа Шәрифуллина күреп алды. Өч ел мине үзе белән гастрольләргә йөртте, концерт саен 2 мең сум, ераграк барсак – 3-4 мең сум бирә иде. Ул заманда бу зур акча иде. Зөһрә апа төркемендә йөргәндә, күп нәрсәгә өйрәндем, зур багаж тупладым. Кешене махсус көлдерәм дип мәзәк сөйләмим, шул мизгелдә башка килгәнне сөйлим. Барысын да чыгып сөйләргә әрсезлек кенә җитми.
 
– Хатының Лариса белән танышкан елларны искә алыйк әле...
 
– Ул – Казан кызы. Лариса белән дүртенче курста укыганда радио аша таныштык. “Керәшен егетләре, языгыз”, – дип радиога смс юллаган иде. Үземне авылда яшәүче тракторист дип таныштырдым. Шәһәр кызына андый егетләр кирәк түгелдер дип уйладым. Ә ул барыбер язышуны туктатмады, күрешергә теләвен әйтте. Шуннан соң аңа Казанда Вадим Захаров исемле җырчы дустым барлыгын әйттем, янәсе, Казанга баргач ул мине каршы алачак. Лариса миңа кайсы автобуска утырып, кайда төшәсен аңлатты. Тик мин ул вакытта күрешергә ояладым, автобуста ялгыш йоклап киткәнмен дип алдадым. Икенче юлы гастрольгә киткәч кабат языштык. Аннан кайткач, янына барып гафу үтендем, Вадим булуымны әйттем. Шулай очрашып йөри башладык. Ларисаны авылга алып кайткач, әни: “Улым, бик мәгънәле кыз бу”, – дигән иде. Аннан соң аралар суынып та алды, әмма без барыбер кавыштык. Лариса миннән 2 яшькә өлкәнрәк булса да, ул аерма бер дә сизелми. Быел өйләнешкәнебезгә 13 ел булды, Ульяна белән Ильяна исемле ике кызыбыз бар, Ходайга шөкер. Сигез ел Ларисаның әнисендә яшәдек, аннары фатир алдык. Йорт салу нияте дә бар.
 
– Арагызда көнләшү, бертуктаусыз шалтырату, тикшереп тору бармы?
 
– “Кайчан кайтасың?” – дип шалтыратып теңкәмә тигәне юк. Кайвакыт: “Мине яратамы икән соң ул?” – дип тә уйлап куям (көлә). Кайбер ирләрнең хатыннары биш минут саен шалтырата бит. Алай кирәкми, Аллаһ сакласын. Шуңа күрә дусларым да күп минем. Алар теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Бер дустым әйтмешли, өйгә кайтырга соң түгел ул. Көн дә балконга чыгып, зәңгәр һавага карап, Ходайдан гаиләмә, якыннарыма исәнлек-саулык сорыйм. “Җир йөзендәге барлык кешеләрне әти-әниле, хатын-кызларны балалы ит, Ходаем”, – дип сорыйм. Чиркәүгә йөрим, әни рухына укытам, үзебезнең исәнлек өчен шәм куям.
 
– Ачуыңны нәрсә чыгара?
 
– Телләшкән, сүзен бирмәгән кешене җенем сөйми. Ясалмалылыкны яратмыйм. Кайберәүләрнең сәхнәгә чыгып әкият сөйләве дә ошамый. Халыкка шул кызык, концертка шуны тыңларга бара. Аннан соң кайбер концертларда артистлар исемлеген язалар да, берәр җырчыны “махсус кунак” дип аерып куялар. Менә шул күренеш тә ошамый. Бер концертта шуңа шелтә белдергән идем, 7-8 ел инде җырларга чакырмыйлар.
 
– “Йолдыз” чире белән авырганың булдымы?
 
– Беркайчан да булмады. Әти дә гел борынга басып торды.
 
– Юмор хисле җырчыдан берәр кызык хәл сөйләтмәсәм дөрес булмас.
 
– Бервакыт керәшеннәр филармониядә концерт куйды. Венера Ганиева мине дә шунда җырларга чакырды, беренче тапкыр филармония залына баруым. Илһам абый Шакиров белән филармония ишеген бергә атлап кердек. Илһам абый минем керәшен костюмын күрде дә: “Энекәш, бу залга кергәндә, бисмалла әйтеп чукынып керергә онытма”, – диде. Бу чын булган хәл.
 
– Тиздән Казанда концертың булачак икән. Ниләр әзерлисең?
 
– Сентябрь аенда Казанда ике көн дәвамында концертым узачак. Быелгы программа “Шоу түгел, концерт” дип атала. Сценарийны күбрәк үзем язам, көннәр буе идеяләрне уйлап йөрим. Концертны үзем алып барачакмын. Бик күңелле тамаша көтелә.

– Чит илләргә чыкканың бармы?
 
– Шушы яшемә җитеп бер тапкыр да чит ил күргәнем юк иде, быел беренче тапкыр бардым. Анысы да уйламаганда булды. Дүшәмбе көнне дустым шалтыратып, җомга көнне Төркиядә узачак никахына чакырды. “Бик барыр идем дә, чит илгә барырга паспортым юк”, – дидем. Аның белән сөйләштек кенә, Ходай рәхмәте белән бер дустым шалтыратты. Аңа шушы хәлне сөйләгән идем, ике көндә паспорт ясап бирде. Төркиягә барырга, диңгезне күрергә насыйп булды. Мин моны әнинең бүләге дип кабул иттем.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»