|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2023 Спорт
55 тренер 1 миллион сум акчалы булачакБыел Башкортстанның Спорт министрлыгына нигез салынуга 100 ел тула. Юбилей елында республикада дәүләт спорт стипендияләре һәм республика спорт премиясе булдырылды. БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге үз битләрендә сөйләвенчә, авыл спортын үстерү өчен 2020 елда илдә беренчеләрдән булып “Авыл тренеры” проектын керттеләр. Ул иң яхшы практикаларның берсенә әйләнде һәм 25 төбәктә гамәлгә кертелгән. Проект кысаларында 103 тренер ярдәм алды. Быел тагын да 55 тренер 1 миллион сумлы булачак.
- Программа әйбәт, әмма ул 100 меңнән артык халык яшәгән шәһәрләрдә эшләми. 2022 елның декабрендә төбәк башлыгы каршындагы физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында “Шәһәр тренеры” проектын кертү турында карар кабул ителде, - ди премьер-министр. - Профессионаллар һәр эштә алтын бәрәбәренә тиң. “Шәһәр тренеры” программасы әйдәп баручы тренерлар өчен Башкортстанда калырга этәргеч булыр һәм өстәмә рәвештә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам.
Яңа проект ярдәмендә түләүләрне түбәндәге тренер-укытучылар алачак:
Түләүләрне торак сатып алу, йорт төзү өчен җир участогы сатып алу, потеканы түләү, торак йорт төзүгә юнәлтеп була.
Фото: freepik.com
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|