|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2023 Криминал
Үзенә 1,3 миллион премия язганБашкортстанның Тикшерү комитеты Межгорье мэры вазифасын башкаручы Вячеслав Калугинга карата җинаять эше кузгаткан. Калугин, вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә казна акчаларын үзләштерүдә шикләнелә. Башкортстанның Тикшерү комитеты Межгорье мэры вазифасын башкаручы Вячеслав Калугинга карата җинаять эше кузгаткан. Калугин, вазифасыннан файдаланып, аеруча зур күләмдә казна акчаларын үзләштерүдә шикләнелә.
Тикшерүчеләр версиясенә караганда, 2021 елда шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Калугин, үзенә 1,3 миллион сумнан артык күләмдә премия түләү турындагы карарга кул куйган. Шул ук вакытта шәһәр советы мэр вазифасын башкаручыны премияләү турында карар кабул итмәгән.
Бүгенге көндә шик астына алынучының эш урынында, йортында тикшерүләр бара, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Фото: Ә.Бикмурзина Өмет
Автор:Гөлара Арсланова
--- |
Иң күп укылган
|