|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2023 Фаҗига
Татарстанда М7 юлында 14 яшьлек кыз һәлак булганТатарстанның Питрәч районындагы трассада 14 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Фаҗига бүген М7 трассасының 872нче километрында булган. Йөк автомобиле юл читендә торган «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильдәге 14 яшьлек пассажир кыз шунда ук үлгән.
Авария булган урынга Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та килгән, дип белдерделәр ведомствода. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
--- |
Иң күп укылган
|