|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2023 Фаҗига
Нурлатта ике яшьлек кыз коега егылып төшеп һәлак булган
Кичә Нурлатта ике яшьлек баланың югалуы турында игълан иттеләр. «Татар-информ»га билгеле булганча, соңрак кыз баланы бер коедан тапканнар. Бала коега егылып төшкән һәм һәлак булган. Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.
«Процессуаль тикшерү оештырылды. Бу хәл прокуратурада контрольгә алынды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|