поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2023 Фаҗига

Себердән кунакка кайткан хатынның балалары ятим калган

Башкортстанда Благовещен районындагы трассада ике кешенең гомерен өзгән коточкыч авариянең нечкәлекләре билгеле булды. Һәлак булганнарның берсе - 31 яшьлек Диана. Ул ире белән бергә "Mazda-6" чит ил машинасында була, шул вакыт авыл юлы борылышыннан көтмәгәндә аларга ВАЗ-2106 килеп бәрелә.

Бәрелү пассажирлар ягына туры килә, һәм Диана алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Аның ире нык имгәнгән, әмма исән калган. Ул хәзер реанимациядә, аңында.
 
Һәлак булган Диана, якыннары сөйләвенчә, ире белән бергә Нижневартовскида яши, анда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Үлгән хатынның хезмәттәшләре аның чын педагог булуын һәм балалар тәрбиячеләрен илаһи зат итеп кабул иткәннәрен билгели. Диана ире белән Башкортстанга әбисен күрергә килгән. Аларның ике кечкенә баласы бар, бәхеткә, ул фаҗигале кичне алар машинада булмаган.
 
Бу авариядә һәлак булган икенче кешегә килгәндә - аның турында бик аз билгеле: аңа күптән түгел генә 18 яшь тулган, ул Удельно-Дуванәй авылыннан.
 
Исегезгә төшерәбез, авария 27 июнь кичендә «Уфа - Яңавыл» автоюлының 41нче километрында булды. Беренче мәгълүматлар буенча, 18 яшьлек егет ВАЗ-2106 руле артында, авыл яны юлыннан төп юлга чыгып барганда, "Mazda-6"ны үткәрми һәм аңа килеп чәкәлә. Нәтиҗәдә, ВАЗ йөртүчесе һәм чит ил машинасының пассажиры бик авыр җәрәхәтләр ала һәм ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. 14 яшьлек ВАЗ пассажиры һәм "Mazda-6" йөртүчесе дә имгәнгән, хәзер алар реанимациядә.
 
Үз чиратында, урындагы халык мондый аварияләр сирәк түгел дип зарлана. Барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән кайбер шоферларның үз-үзенә артык ышануы гаепле.
 
"Шестерка" зур тизлектә атылып килеп чыкты. Шофер хәтта як-якка да карамаган. Бәрелешүдән соң двигатель янды, мин сүндерергә ярдәм иттем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Башта барысы да исән иде, ә аннары..." - дигән авариянең шаһиты Руслан М.
 
Төбәк дәүләт автоинспекциясендә ачыклаганча, хәзер фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын юл полициясе тикшерә.
фото: "МВД по РБ"
Автор:Резеда Галикәева

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.06.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»