поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2023 Ир белән хатын

"3 яшьлек улыбызны, кулына пычак тотып, аягыннан тотып торды..."

“Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым. Аллаһка шөкер, исән-сау! Ирем белән яшәгән елларда күз төбендәге зәңгәр "фингал"лардан күп йөрдем, эшкә дә шулай барганым булды. Узган эшкә салават, диләр. Салават түгел шул бер дә. Бөерләргә сугып, тезләрем астына кул чите белән бәреп, инвалид калдырыр иде әллә кайчан. Хатын-кызга күп кирәкме? Баш бала, авыл кызы буларак эшләп үскәнгә генә балалар хакына сигез ел чыдадым. Ә кавышканчы ничә ел нинди матур йөргән идек!

И, 32 ел гомер узган ич ул заманга – балалар һәм үземнең исәнлекне-иминлекне саклап, холыксыз иремнән аерылуга гариза бирүемә! Бүгенге тыныч көннәремне, оныкларымны, аның белән кыйналып, күрә алмаган булыр идем әле!
 
Мәктәп елларындагы бер-береңә тартылу, армиядән көтеп алу, яшьлек мәхәббәте 8 ел дәвам итте. Сыйныфташ кызларының: “Ул безгә кул күтәрә”, – дигән сүзләрен колак аша гына узды. Поездда малайлар белән сугышуын күреп, авылдаш кыз: “Эчә икән бит ул синең...” – дигән сүзләре уйландырды, билгеле. Яшьлек хисләре никах белән беркетелеп, ике якта да өчәр көн зур туй белән узып, мәңге сүрелмәс кебек иде.
Күп тә үтмәде, аның туйга алган алтын балдагын югалтуы күңелгә шик кертте.
 
Кыш көне аягындагы унтые белән миңа шундый каты итеп типкәч, авыртудан тәнем, күңелем рәнҗеде, ничек яшәргә моның белән, дигән уй керде. Студент иремнең дуслары белән кәеф-сафа корулары, өйгә кайтмый калулары ешайды.
Балалар ул яшькә җиткәнче кыйналып, кимселтелеп исән-сау кала алаламмы? Гәүдәсенә сеңдерә алмагач, ник эчәргә?
Кызу канлы энесенең кул уйнатуларын апасына әйттем.
 
– Уже кыйныймы? – диде ул.
 
Ул вакыт балалар тумаган иде әле. Балалар туып, энесенең кыланмышларын күреп:
– Менә балаларыгыз 9-10нчы класска җитсеннәр әле, сине кыйнатмаслар! – дип “тынычландырмакчы”.
“Эчмә!” – диясе урынга. Яшәгән елларда аның айныткычларга түләгән акчасына машина алып булыр иде! Балаларга ризык, кием аласы урынга, айныткычларга түләп бетте акча...
 
“Терпи, куда ты денешься с тремя детьми!" – дип русча җикеренә иде татар ирем. Көмәнле чагымда да кыйнады. Башка, күзгә – кай җиргә эләгә, шунда йодрыгы төшә иде. Балалар белән стенага терәп куя да, маймылланып бокс уйный. Авыру түгелме мондый кеше?
Өч яшьлек улыбызны, кулына пычак тотып, аягыннан тотып торганы булды, бала куркып үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра иде.
Академик отпуск алып булса да, укуын тәмамлады. Миңа рәхмәт әйтсен, уку йортының деканына кереп, аны кабат алуларын үтендем. Өйдәге чүпне кешегә чыгармыйсың бит.
 
Хәзер инде аның ничәнче хатыны... Яшәсен дим, тынычлыкта калдырсын. Аерылгач та ике тапкыр кыйнап китте бит. Яшьлектә матур хыяллар белән башланган тормыш, иремнең эчүе аркасында шулай җимерелде. Аракы белән бергә акылын да эчте шул... Миннән соң дүрт хатынга өйләнеп, ниләр күргән, күрсәткәндер – бер Ходай белә... Илләр-көннәр имин булып, исән-сау булсын, тормышы рәтләнсен. Ни әйтсәң дә балаларымның әтисе бит".
 
Менә шундый хат барлыкка килде социаль челтәрдә. Кызганычка каршы, мондый язмышлы хатын-кызлар арабызда күп.
Фото: stock.adobe.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.06.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»