поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2023 Язмыш

Фәнилә Илаева: «Йодрыгыма йөрәгемне кысып, алга атладым» / ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ

Аның язмышын тыңлаганда, күздән ирексездән яшь ага. Тамакка төер тыгыла. Ничә ел кеше язмышларын язып, бу юлы ул түгел, мин балавыз сыгам. Йөрәге тулы сагыш, әрнү булган ханым тизрәк мине юатырга ашыга. Чаллыда яшәүче 67 яшьлек Фәнилә Илаева үзенең көчле рухы белән сокландырды. Ирен, кызын, киявен, оныкларын югалткан анага үлем белән очрашырга туры килә.

Ялгызлык уты
Фәнилә белән Ринатны Казан таныштыра. Берсе – Бөгелмә кызы, икенчесе Лениногорск егете була алар. Ул чакта Фәнилә апа Казан дәүләт мәдәният институтында китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укый. Ә Ринат абыйның Алмаз Хәмзин белән бергә укып, эшләп йөргән чаклары. Берсе җырлый, икенчесе баян уйный.
 
– Ринат инде студент чагында ук Зөһрә Сәхәбиевага, Хәйдәр Бигичевка баян уйнады. Мине исә «Саз» ансамбленә җырларга чакырдылар. Укыганда шушы ансамбльгә йөрдем. Ә инде кулга диплом алгач, әни ялгыз дип, Бөгелмәгә кайтып киттем. Ул чакта Ринат белән дуслашып йөри идек. Аны армиягә алдылар да, юллар өзелде. Тик язмышыбыз уртак булган икән. Ул мине эзләп тапты. Бераз очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык, – дип искә ала Фәнилә апа.
 
23 яшендә кияүгә чыга ул. Гаилә Чаллыда яши башлый. 1980 елны кызлары Гөлназ, ике елдан соң Лилияләре туа. Тик көннәрдән бер көнне түгәрәк гаиләнең бер чите кителә: ире 40 яше дә тулмаган килеш мәңгелеккә күзләрен йома.
 
– Ринатны күп җырчылар үзләренә эшкә чакыра иде. Мин дә дәүләт эшендә эшләгәч, ул гел гаиләне уйлады. Балаларны ташлап чыгып китә алмый идек бит инде, – ди Фәнилә апа. – Ринат баштарак ансамбльдә уйнап йөрде, аннан соң мәктәпкә эшкә күчкән иде. Берничә балага баян дәресләре дә укытты. 1994 ел иде бу. Ринат мәктәпкә укытырга килмәгән. Шуннан соң кече кызымны өйгә кайтарып җибәрәләр. Кайтып керсә, әтисе идәндә аунап ята. Ринатка инсульт булган. Декабрь башында таеп егылган иде ул. Ул чакта моңа әллә ни игътибар бирмәдек. Салкын тигән дип йөрдек. Йөзләре дә шешенеп киткән иде. Баксаң, егылган җиргә кан җыелып, соңрак тамыр шартлаган. Шулай итеп 30 декабрьдә вафат булды, икенче көнне җирләдек…
 
Фәнилә апага бу чакта бик авыр була. Олы кызына – 14, кечесенә 12 генә яшь. Үзе исә 37сен дә тутырмый тол кала. Берни эшлисе килми аның. Тормышының яме сүнә.
 
 
– Урынымнан торып китим дисәм, аякларым мамыкка әйләнгән. Егылдым да төштем. Әнә шунда үз-үземә, йодрыгыңа йөрәгеңне кысып тот та алга атла, Фәнилә, дидем. Башкача мөмкин дә түгел иде, – ди ул. – Дөрес, эштән китеп елап ятып була иде. Тик балаларымны кеше итәсе бар. Ул чакларда хезмәт хакы юк, балаларның пенсияләрен дә түләмиләр иде. Ә яшәргә кирәк. Мин тормышны сайладым. Ике кызымны да Казанда укыттым. Үзебез шунда белем алгач, аларның да башкалада укуын теләдем. Башта кече кызым кияүгә чыкты, бер елдан – олысы. Бик матур гына гомер итә башладык.
 
 Тагын хәсрәт
Лилия  Минзәлә егетенә кияүгә чыга. Алар, әниләренә якын булыйк дип, Чаллыга кайтып төпләнәләр. Кызлары туа. Инде икенче сабыйлары туарга бер ай вакыт калган була. Минзәлә – Чаллы юлында фаҗигагә очрый алар. Берсе дә исән калмый.
 
– Бу вакытларны уйлыйм да, ничекләр түзә алдым икән, дим. Ирем хәсрәтен яңа гына кабул итә башлаган идем бит. Ә монда газиз балаларым салкын җир куенында ята. Өзгәләнде инде йөрәк… Еладым да, үксеп-үксеп әрнедем дә. Әгәр эшем булмаса, мин беткән идем. Яшәү теләгем бөтенләй юк иде. Җир белән күк арасында эленеп кенә торган чакларым иде. Шул чакта хезмәттәшләрем, дусларым, туганнарым ярдәмгә килде.  4 көннән эшкә чыгуымны сорадылар, – ди ул.
 
Чаллы мэрының матбугат үзәгендә эшләгән чагы. Икенче көнгә үк зур чара буласы. Ачы хәсрәт утында янмасын дип, хезмәттәшләре әнә шулай итеп кеше янына чыгара аны.
 
– Көндез эшләп кайтсам да, төнлә балаларым күз алдыма килә дә баса. Ике ел күземә йокы кермәде. Утым сүнмәде. Төне буе кроссворд чиштем. Шуннан соң сәламәтлегемнең начарлануын сизеп алдым. Кан анализларым начар булса да, вакыт тапмадым. Көн-төн эштә идем. 2016 елда эштән киткәч, миңа диагноз куйдылар. Бавырым бик начарланган икән. Шуны дәвалар өчен көчле дарулар бирделәр. Ә алар сөякләремне йомшарткан. Әкрен генә умырткалыкларым сына башлаган. Ә мин авыруга түзә алмыйча йөрим. Арка авырта дип, уколлар салдырдым, – ди Фәнилә апа.

«Гөлназымны югалткан идем»
Менә шул вакытта Гөлназның аягы авырта башлый. Берсе шешеп чыга. Фәнилә апа да артык игътибар бирми. Укыганда сынган аягы үзен сиздертә, ахры, дип уйлый. Баксаң, Гөлназның аягында тромб өзелгән булган. Җитмәсә, шул аяк белән башта авылларында Сабан туе уздыралар, аннан соң балаларының сыйныфы белән бергә Кандракүлгә ялга китәләр.
 
– Гөлназның кан басымы төшеп беткәч, тиз генә «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Аны Туймазы хастаханәсенә салалар. Икенче көнне без килгәндә, бөерләре дә эшләми иде инде. Мин үз авыруымны оныттым да. Бар теләгем: кызым исән генә калсын. Өч баласы бар бит! Тиз арада кемне беләм, шуңа шалтырата башладым. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Уфа һәм Казан табиблары ике сәгать эчендә баламның бөерен эшләтеп җибәрә алды, – дип сөйли Фәнилә апа.
 
Хастаханәдәге табиблар Фәнилә апаның сызлануын, начар йөрүен күреп алалар да тикшеренергә җибәрәләр. Баксаң, 8 умырткасы сынган килеш йөргән икән. Шулай да, үзенә вакыт таба алмый ул. Өч ай буе өч оныгын карый. Гөлназ белән кияве гыйнвар аенда гына өйләренә кайталар. Бу вакытта Фәнилә апаның битләре дә саргаеп китә.
 
– Казанга җибәрделәр. Табиблар, бавыр күчереп утыртырга кирәк, диләр. Февраль ахырына язылып кайтып киттем. Килсәм, донор буласы кеше вафат булган. Тагын кайтып киттем. Бераздан тагын чакыртып алдылар. Бу юлы да өлгермәдек. Донорның гомере өзелде. Март аенда алдан Казанга килеп урнашырга булдым. Фатирга кергәч тә, табибка «мин килдем» дип хәбәр бирдем. Ике сәгатьтән чакыртып та алдылар. Ул көнне бик арыган идем. Уянып киткәндә, инде миңа кеше бавырын куйганнар иде, – дип сөйли Фәнилә апа.
 
Үзен бик тыныч тота ул. Табиблар да шакката. Үлемгә дә әзер идем, ди Фәнилә апа.
 
– Операциягә киткәнче, акчалар ваклатып куйдым. Исән калмаска да мөмкин идем бит. Күп итеп догалар укыдым. Аллаһы Тәгаләгә, Син мине бер дә ташламадың, бу юлы да булышсаң иде, дип теләдем. Табибларга да рәхмәт. Миңа табиб-онколог Александр Киршин белән Татарстанның хәзерге сәламәтлек саклау министры, хирург Марсель Миңнуллин гомер бүләк иттеләр, – ди Фәнилә апа. – Өч ел инде кеше бавыры белән яшим. Ул кешегә көн дә дога кылам. Урыны җәннәттә булса иде. Ә гомер бетмәгәч, яшисең икән. Сынаулар килде дип, якыннарымны югалттым дип кенә яшәүдән ваз кичеп булмый. Балаларым кабере янәшәсендә урыным да бар минем. Тик анда үзең кереп ятып булмый бит. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Әле яшисем бар, димәк. Тормышны яратам мин. Ул да мине яратадыр инде!
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»