|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2023 Фаҗига
Минивэн һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булганКичә Самара өлкәсендә ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә алты кешенең гомере өзелгән, сигезе зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә. «2023 елның 27 июнендә 01.30 сәгатьтә А 300 автомобиль юлының 110нчы километрында ике машина: Honda Stepwgn минивэны һәм Hyundai Elantra бәрелешкән. Алты кеше шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган тагын сигез кешене хастаханәгә озатканнар», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, авария булган урында тикшерү-оператив төркеме, өлкә Дәүләт автоинспекциясе һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының территориаль идарәсе җитәкчелеге эшли. Полиция хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә, дип яза Татар-информ.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|