|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2023 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Югары Баш Командующийны тулысынча хуплыйРоссия һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм хисе барлык буын һәм милләт кешеләренең характерының аерылгысыз үзенчәлеге булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. «Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге. Татарстан Югары Баш Командующий, ил Президенты Владимир Владимирович Путинны тулысынча хуплый», – диде республика җитәкчесе.
Ул бу авыр вакытта Россия лидеры тирәли берләшергә һәм Россиягә, аның күпмилләтле халкына куркыныч тудыручыларга бергәләп каршы торырга чакырды, дип яза Татар-информ.
«Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!» – дип татарча язган Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|