поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.06.2023 Фаҗига

«Шул арада ничек йортларына ут капкандыр? Аптырадык инде»

Сәет авылында көпә-көндез чыккан янгында 7 кешенең, шул исәптән 4 баланың гомере өзелде. Аларның 28 яшьлек әниләре генә исән калды. Тукай районында булган фаҗигадән соң Татарстан Рәисе янгынга каршы уздырылган чараларны көчәйтергә кушты.

Йорт саен йөреп, иминлек кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга һәм тиешле хезмәтләрне җәлеп итәргә, күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирергә, һәрберсен күзәтеп торырга күрсәтмә бирде.
 
Сәет авылындагы фаҗига турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә якшәмбе көнне 13 сәгать 17 минутта килеп ирешә. Бүрәнәдән салынган йорттагы утны сүндерергә 43 кеше юлга чыга, 17 техника җәлеп ителә. Ялкын бөтен йортны ялмап ала. Коткаручылар башта – 3, аннары тагын 4 кешенең мәетен таба. Шаһитлар әйтүенчә, ут шулкадәр тиз тарала, күрше-тирәдә яшәүчеләр берни аңламыйча да кала. Сәет авылы халкы күз яшьләрен түгә.
 
Ниләр булганын ачыклар өчен, Сәет авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кердек. Алар барысы да кара кайгыда. Сизелеп тора: хәлләре сөйләшерлек түгел. Гардановларның терәлеп торган күршеләре Айсылу да: «Шулкадәр тетрәндерде бу фаҗига. Бер мәлгә үз исемемне дә оныттым. Бик кыен хәл», – дип телефонын куйды.
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе мәгълүматларына караганда, ут чыккан гаилә бик үк имин булмаган. Дөрес, аларны белгән кешеләр балаларга игътибар җиткәнен әйтә.
 
– Алар бер йортта сигез кеше яши иде. Әниләре Гүзәлия улы, кызы, кияве, оныклары белән бергә торды. Уллары Ильмир өйләнмәгән иде әле. Ә менә кызлары Ильмира мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыгып куйды. Айнур белән матур гына яшиләр иде алар. Дүрт балалары булды. Зурлары – 10 һәм 9 яшьлек ике малай коррекцион мәктәптә укый иде. Өченче уллары быел шул мәктәпкә укырга барасы булган. Кечкенә кызларына 5 яшь кенә тирәсе иде, – ди исемен әйтергә теләмәгән авылдашлары. – Сабыйларның әниләре Ильмира, тавыкларны ашатырга дип, урамга чыккан булган. Шул арада ничек йортларына ут капкандыр? Аптырадык инде ишеткәч. Ильмира бу ачы хәсрәткә ничекләр түзәр инде… Бер мизгелдә әниең, балаларың, абыең, иреңне югалту бит!
 
Сәет Сәмәкәй авыл җирлегенә керә. Урта мәктәп директоры Ләйсән Сәгыйтова әйтүенчә, балалар укырга йөргән, өйләрендә тәртип булган. Бу гаилә турында бернинди начар сүз дә әйтә алмыйм, ди.
Фаҗига булган урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин белән Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та килгән. Район башлыгы җирле хакимиятнең янгында һәлак булганнарны җирләүне үз өстенә аласын әйткән.
 
–   Бөтенебез өчен зур кайгы бу. Әлегә янгын чыгуның сәбәпләрен тикшерәләр. Бу гаиләгә без бер булышкан идек инде. Ул чакта йортны сатуга бәйле күңелсезлекләр булды. Без йортны үзләренә кайтарып биргән идек. Ут чыбыкларын яңарттык, газ плитәсе алып бирдек, янгын куркынычы турында хәбәр бирүче җайланма да куйдырткан идек. Менә болай тәмамлануы бик кызганыч, – дигән ул.
Сәет авылына район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев та барган.
 
– Бу гаилә турында 2020 елда районга хәбәр килде. Өйләрен җыештырмыйлар, тәртип юк, дигәннәр иде. Дүрт бала бар бит! Шундук район социаль яклау бүлеге белән мәктәп җитәкчелеге гаиләгә барды. Өйләрен тәртиптә тотарга, керләрен юарга, җыештырырга өйрәттеләр. Иганәчеләр ярдәме белән кер юу машинасы бирелде, өйләренә ремонт ясалды. Өйдәге ике кечкенә баланы бакчага урнаштырдык. Бер ел буе алар күзәтү астында торды. Тәртип урнашкач, исәптән төшердек, – ди җитәкче. –  Әле 7 июньдә мәктәп директоры өйләренә килеп киткән була. Әйтәм бит, исәптә тормасалар да, без аларны контрольдә тоттык. Фермада эшлиләр иде. Ильмираның ире Айнур 45–50 мең сум тирәсе хезмәт хакы алган икән. Әле менә документларын караган идем. Әниләре Гүзәлия 20 мең сум алып барган. Аңа 51 яшь кенә иде әле. Ильмир төнге 12дә кырдан эштән кайткан була. Ильмира да, рәсми төстә булмаса да, эшләп йөргән. Әгәр документ белән урнашса, бала пособиесен югалтырмын дип курыккан. Без гаиләнең хәленә кереп, моңа күз дә йомган идек инде.
 
Илфак Бариев әлеге гаилә турында күп мәгълүмат белә булып чыкты. Янгын турында хәбәр бирүче җайланма төзек, батареялары да алыштырылуын, кайчан килеп кермә, суыткыч тулы ризыклары торуын да әйтә җитәкче.
 
– Ильмираның әтисе белән әнисе аерылышкан иделәр. Әтиләре шушы авылда яши. Ильмира шунда күченә, – диде ул.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»