|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2023 Криминал
Бастрыкин Казанда фатирыннан колак каккан алданган пенсионер эшен контрольгә алдыСоциаль челтәрләрдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге хатын- кызның шәһәр үзәгендәге фатирыннан колак кагуы һәм мошенниклар аркасында 950 мең сум акчасын югалтуы хакында мәгълүмат чыкты. Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын-кызга билгесез кешеләр шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Аферистлар аны төп башына утырткан, нәтиҗәдә ул күрсәтелгән счетка акча күчереп кенә калмаган, ә фатирыннан да колак каккан.
Хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан, дип яза Татар-информ.
«Ведомство башлыгы ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше материалларын Россия Тикшерү комитеты органнарына тапшырырга һәм әлеге вазгыять турында доклад ясарга кушты», - дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|