поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2023 Хәвеф-хәтәр

Бәрәңге утыртам дип аягын өзгән

Барысы да көтелмәгәндә килеп чыга. 30 апрель көнне Чаллы шәһәрендә яшәүче Илмир Нуретдинов Тукай районындагы Биклән авылына, өйләренә кайта. Беренче май көнне бөтен туганнары җыелышып бәрәңге утыртырга ниятләгән була. Шуңа туфракны әзерләү өчен мотоблок белән җирне сукаларга керешә.

— Әмма ниндидер мизгелдә уң аягы мотоблок астында кала. Кискечләр (фреза) аны бөтереп ала. Абый үзе мотоблокны сүндерә ала, аның ачыргаланып кычкыруына хатыны чабып килгән, — дип сөйләде безгә Илмир абыйның сеңлесе Диана Садыйкова. — Ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар бик тиз килеп җитә анысы. Рәттән 4 операция кичерде ул. Табиблар ничек тә булса, абыемның аягын саклап калырга тырышты, корсак куышлыгынан зарарланган аякка тиресен күчереп тектеләр. Шуннан соң ул бер ай хастаханәдә дәваланды. Әмма хәле начарланганнан-начарлана, аягы чери башлады. Шуңа табилар гангрена башлануы мөмкин, гомерен саклап калу өчен аягын кисәргә, дигән нәтиҗәгә килделәр. 
 
Илмир абый Нуретдинов әле дә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. Үзе белән ни булганын ахыргача аңлап бетерә алмый. Аңына килгәч, елый, борчыла башлый икән. 
 
— Бу сынау миңа нәрсәгә, нинди гөнаһ кылдым икән, дигән фәлсәфәгә бирелгән чаклары да аз түгел. Әмма алга карап яшәргә кирәк. Без инде аңа инвалидлык рәсмиләштерә башладык,  Россиядә җитештерелгән аяк протезы тиешле икән. Ул бушлай булачак, бер ел көтәргә кирәк. Ләкин әлеге протез шактый уңайсыз, җайсыз, диләр. Без шундый хәлгә юлыккан кешеләр белән аралаштык һәм алар барысы да япон яки Германия җитештергән бионик протез сатып алырга киңәш итә. Уртача алганда, аларның бәясе 2,1 млн. Әлбәттә, без үз көчебезгә дә өметләнәбез. Кайбер милек сатылачак. Әмма бөтен сумманы үзебез генә дә җыеп бетерә алмаячакбыз. Шуңа күрә ярдәм сорап битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Теләсә нинди суммага рәхмәтле булачакбыз һәм һичшиксез хисап бирәчәкбез, — ди үтенеп Диана.
 
Илмир абый моңарчы Чаллыда сантехник булып эшләгән. Диана әйтүенчә, аның абыйсы алтын куллы. Эшләмәгән һәм белмәгән эше юк. Чаллыда да күпләр белә икән аны. Илмир абый 2016 елда Чиләбедә „Иң яхшы сантехник“ бөтенроссия конкурсында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган. Ә хәзер менә әлеге алтын куллы ир үзе үк ярдәмгә мохтаҗ. 
 
Чаллы социаль челтәрләрендә 54 яшьлек Илмир Нуретдиновка протез алу өчен акча җыю турында игълан таратылган инде. Илмир Нуретдиновка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен акчаны Сбербанк яки ВТБ карталарына күчереп була, алар Диананың телефон номерына беркетелгән: +79174249956.
Фото: шәхси архивтан
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»