|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Прокуратура Казан үзәгендәге биш катлы йортта янгын чыгу факты буенча тикшерү үткәрәПрокуратура Казанның Чехов урамындагы йортта янгын чыгуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауны үз контроленә алды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы зыян күргән йортта яшәүчеләрнең торак хокуклары үтәлешен тикшерәчәк.
«Янгын факты буенча тикшерү оештырылды, аның барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук янгыннан зыян күргән гражданнарның хокукларын үтәүгә бәя биреләчәк», – дип хәбәр итте Руслан Галиев.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чехов урамындагы 8/2 номерлы биш катлы торак йортның түбәсендә янгын чыкты. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләделәр, урында махсус хезмәтләр эшли.
--- |
Иң күп укылган
|